Сагынабыз, сез безнең хәтерләрдә…
25.03.1947-14.05.2016
Мактаулы исеме – Татарстанның атказанган артисты
Туган урыны, елы – 1947 елның 25 мартында Кукмара районы Зур Кукмара авылында дөньяга килә.
Театрда 1979-2012нче елларда эшли.
Нурия Вәлиева хезмәте, таланты белән милли театр сәнгате үсешенә зур өлеш керткән шәхес. Табигый талантка ия артистка театр сәхнәсендә озак еллар ялкынланып дистәләгән рольләр иҗат итә һәм Полина (Макаенок “Трибунал”), Хәмидә (М.Гафури “Кара йөзләр”), Шәрифә (М.Кәрим “Җәяүле Мәхмүт”), Мәрьям абыстай (Г.Зәйнашева “Гайфи бабай, өйлән давай!”), Фәрхи карчык (К.Тинчурин “Сүнгән йолдызлар”), Бибинур (Р.Сәгъди “Яз галәмәте”), Ана (Ф.Бүләков “Кызлар нигә елый?”), Гөлҗәүһәр (Д.Салихов “Танышу-кавышу театры”) кебек күп кенә саллы, бер-берсенә охшамаган образлар тудыра. Әлеге образлар үзләренең тирәнлеге һәм тулы канлы, эчкерсезлеге һәм камиллеге белән аерылып тора.
Ул сәхнәдәге кеше язмышларын, аларның фаҗигаләрен, уй-кичерешләрен, эш-гамәлләрен тышкы бизәкләр белән генә сурәтләп калмый, эчке яктан үтә бер төгәллек белән ача.