Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Исламия Мәхмүтова истәлекләреннән:
“50 ел бер сәхнәдә уйнадык. Сәхнәдә генә түгел, тормышта да гаилә дуслары идек. 50 ел бит ул – бер кеше гомере! Яшәгән квартираларыбыз да, бакчаларыбыз да бер тирәдәрәк булды. Җәй көннәрендә бакчада ял иткәндә чәй эчәр өчен Наилләргә җыела идек. Наилнең самавары кайнап, торбасыннан төтене чыгып гөжләп тора. Әкрен генә бакчадан төрле үләннәр, җиләкләр җыеп кереп, безгә чәй пешерә иде.
Мин сәхнәдә Наилнең сөйгән яры да, яраткан хатыны да, сердәше дә, дошманы да идем. Наил минем сәхнәдә иң яратып уйный торган партнерым булды . Безгә рольләр ничектер җиңел бирелде. Аның үзенә генә хас сөйкемле сөяге бар. Бик җылы, сөйкемле, йомшак күңелле ярдәм итә, авыр хәлдә калсаң, коткара иде. бик тә сәләтле зур артист иде ул, тамашачы да аны яратты, хөрмәт итте”.
Искә алу кичәсенә керү бушлай, QR-код аша теркәлү генә кирәк.