31 май 12.00 сәгатьтә театрыбыз каршында эшли торган сәламәтлеге чикләнгән балалар өчен «Могҗиза» театр студиясе «Алтын алма» дигән маҗаралы әкият тәкъдим итә.
Спектакль алдыннан 11.00 сәгатьтә театр фойесында хәйрия ярминкәсе узачак.
Керү ирекле.
«Во благо вместе» фондына теләктәшлек күрсәтү өчен сылтама: voblagovmeste.ru/donation/
«Могҗиза» студиясе театрыбыз директоры Фәнис Мөсәгыйтов инициативасы буенча 2019 елның язында оешты. Әлеге изге эш Альбина Сәлимгәрәева җитәкчелегендәге «Во благо вместе» хәйрия фонды инициатив төркем ярдәме белән берлектә тормышка ашырыла.