92 СЕЗОН

Яңалыклар

«Лу» спектакле өстендә эшләүче иҗат төркеме Аксубай районы Иске Кармәт авылына Хәсән Туфанның музей-йортына барды

Музейда ишеткәннәрдән:

•Ире Хәсән Туфанны «халык дошманы» дип кулга алганнан соң Луиза Салигаскарованы фатирыннан куалар. Тик Луиза кусалар да китми. Аңа яши алмаслык шартлар тудыралар – фатирына сукбайлар кертәләр, түләүне ике мәртәбә арттыралар. Тик Луиза бирешми, балалары белән утырган килеш йокласа да, фатирда кала. Фатирдан китеп, ул арада ире төрмәдән чыкса, бер-берләрен югалтырлар дип курка ул.

•Луиза Салигаскарова гомер буе Хәсән Туфанны көтә, ире сөргеннән кайтырга 1 ай кала, көтеп җиткерә алмыйча үлеп китә.

•Ире Хәсән Туфанны атырга хөкем иткән көннәрдә Луиза Салигаскаровага «Хуҗа Насретдин» комедиясен уйнарга туры килә.