Пресс-релиз
14 августта 11.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы мәдәният министры И.Х. Әюпова катнашында республиканың театр әһелләре белән берлектә «К.Тинчурин исемендәге театр: тарихи үзгәрешләр чорында» дип исемләнгән матбугат конференциясе узачак.
Чара Татарстан Республикасының бай тарихлы һәм әһәмиятле мәдәният учреждениеләренең берсе – К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры киләчәгенә багышланачак. Очрашу сәбәбе – театрны сыйфат ягыннан үстерүгә юнәлтелгән масштаблы планнар һәм инициативалар.
Спикерлар:
- Ирада Хафизҗан кызы Әюпова – Татарстан Республикасы мәдәният министры
- Фәнис Наил улы Мөсәгыйтов – К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры
- Туфан Риф улы Имаметдинов – К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрының баш режиссеры
- Җаббаров Айдар Тәлгать улы – режиссер, яшь мәдәният эшлеклеләре өчен Россия Федерациясе Президенты премиясе лауреаты
Үткәрү урыны: «Татмедиа» (Декабристлар ур., 2)
Белешмә.
К. Тинчурин исемендәге театр тарихы 1933 нче елда башлана. Шул ук вакытны театр Кәрим Тинчуринның шәхси инициативасы белән Татар дәүләт академия театрының филиалы буларак барлыкка килә. Театр озын һәм катлаулы юл кичерә: колхоз-совхоз сәхнәсе театрыннан башлап, республика күләмендәге күчмә театрга, һәм, ниһаять, — К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры дәрәҗәсенә кадәр үсеп җитә.
Театрның үзгәреш чорларының берсе 1988 нче ел белән бәйле. Бу елда театрга аның нигез салучысы, бөек татар драматургы, актеры һәм режиссеры Кәрим Тинчурин исеме бирелә. Шул ук елда театр стационар статусын ала һәм Горький урамы, 13 нче йортта биналы була.
Театрның формалашуы һәм үсешенә С. Вәлиев-Сульва, К. Тумашева, Р. Тумашев, М. Сәлимҗанов, Р. Бикчәнтәев, П. Исәнбәт, Р. Батулла, Д. Сираҗиев, И. Мәхмүтова, Р. Заһидуллин кебек режиссерлар зур өлеш кертә.
2021 елда театрның баш режиссеры итеп Туфан Риф улы Имаметдинов билгеләнә. Кыска гына вакыт эчендә ул театр репертуарын классик һәм заманча әсәрләр нигезендә сәхнәләштерелгән спектакльләр белән баета: «Идегәй», «Җилкәнсезләр», «Флешка, рэп һәм мәхәббәт», «Хыялга бер адым» һ.б.
2023 елда театр үзенең 90 еллыгын масштаблы итеп билгеләп үтә. Әлеге тантаналы кичәдә театр тарихы тарихи унъеллыкларда сәхнәдә яңгыраган музыкаль әсәрләр аша күрсәтелә.
Озак еллар дәвамында театр коллективын Фәнис Наил улы Мөсәгыйтов җитәкли. Ул театрның иҗтимагый һәм административ тормышын актив оештыра. Аның инициативасы ярдәмендә шәһәр, республика һәм халыкара дәрәҗәдәге проектлар булдырылды һәм тормышка ашырыла.
Соңгы елларда театр үз эшчәнлеген зур чаралар форматында алып бара. Мисал өчен, 2021 нче елда Милли драматургия һәм театр журналистикасы буенча «Алкыш» коллаборацион театраль лаборатория-семинары, 2022 елда «Умай» опера лабораториясе, 2023-2024 нче елларда Гаилә һәм мәктәп театрларының «Гаилә тарихы», «Театрның яше юк» Республика фестиваль-конкурсы уңышлы үткәрелде. Хәзерге вакытта театрыбыз каршында эшли торган, сәламәтлеге чикләнгән балалар өчен «Могҗиза» театр студиясе, Т.Р. Имаметдинов җитәкчелегендәге яшь режиссерлар өчен белем бирү курслары кебек проектлар эшли. Яшьләрне театрга җәлеп итү максатыннан «Журналистика мәктәбе», «Интеллектуаль уен» проектлары тормышка ашырыла. Шулай ук театрда «ВолонТин» волонтерлар берләшмәсе үз эшен алып бара.
Театрның казанышлары да арта: мисал өчен, 2024 нче елда гына да Тинчурин театры берничә фестивальдә катнашты. Алар арасында: «У Троицы» Халыкара театр фестивале («Ашина» спектакле, реж. – И. Казакбаев), спектакль «Иң яхшы сценография», тамашачылар симпатиясе бүләге номинацияләрендә җиңү яулый (Сергиев Посад); Санкт-Петербург шәһәренең А.А. Брянцев исемендәге яшь тамашачылар театрының халыкара фестивале («Ашина» спектакле); XVI Халыкара фин-угор халыклары театрларының «Майатул» фестивале, Йошкар-Ола («Хан кызы Турандык», реж. – С. Таһировский); Самарада «Театрның музыкаль йөрәге» Милли фестивале һәм премиясе («Флешка, рэп һәм мәхәббәт» спектакле, реж. – Т. Имаметдинов). «Җилкәнсезләр» интерактив спектакле (реж. – Т. Имаметдинов) 2024 елда «Золотой Трезини» VII Халыкара архитектура-дизайн премиясенең «Театраль декорация юнәлешендә тормышка ашырылган иң яхшы проект» номинациясендә «Алтын диплом»га лаек була.
Т.Р. Имаметдинов җитәкчелегендә 2022-2025 нче елларда театр күп тапкырлар «Һөнәр» Бөтенроссия яшь режиссура фестивале һәм «Тантана» Республика театр премиясе лауреаты була.
Бер гасырга якын тарихы булган театр яшь буынны эстетик яктан тәрбияләүгә, татар телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү юнәлешендә мәдәни-агарту һәм иҗтимагый эшчәнлеккә зур өлеш кертә, шулай итеп Татарстан Республикасының мәдәни үсешенә ярдәм итә.
Кәрим Тинчурин исемендәге театр бина гына түгел, ә татар халкы театры, мәдәнияте һәм тарихының йөрәге. Бүген театр дистәләгән елларга аның язмышын билгеләячәк тарихи үзгәрешләр чорында тора. Бу — республиканың бөтен театр җәмәгатьчелеге өчен тарихи мизгел.