92 СЕЗОН

Яңалыклар

КОТЛЫЙБЫЗ ҺӘМ ГОРУРЛАНАБЫЗ!

Бүген 27 март, Халыкара театр көнендә, Әтнә театрында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының чираттагы традицион “Тантана” премиясен тапшыру тантанасы булды.

Быел әлеге мәртәбәле премиягә театрыбызның түбәндәге хезмәткәрләре лаек булды:

Фәнис Наил улы Мөсәгыйтов – Дамир Сираҗиев премиясе лауреаты.

Фәнис Наилович күп еллар татар театрын танытуга, үстерүгә зур өлеш керткән шәхес. Бу сезонда ул театрның Татарстан, 1 адресына күчеп, театрга яңа сулыш өрүгә зур көч куйды. Театр труппасы, театр хезмәткәрләре аны кешелекле җитәкче булуы өчен аеруча хөрмәт итә. Игътибарлы, иҗади, аңлаучан, таләпчән, һәр нәрсәгә үз фикере булган директорыбызны чын күңелдән котлыйбыз!

“Хыял артыннан” спектакле Казан шәһәре мэры Илсур Рәисовичның махсус бүләгенә лаек булды.

«Хыял артыннан» спектакле безнең өчен бик кадерле, аның белән без Татарстан, 1 сәхнәсендә эшли башладык. Безнең өчен бу спектакль ел вакыйгасы!

“Судьба человека” – кече формадагы иң яхшы спектакль.

Баш режиссерыбыз Айдар Җаббаров “Особняк Демидова” театраль резиденциясендә куйган спектакльгә эләгү бәхет эше, чөнки анда билетлар сатуга чыкканчы ук бетә. Спектакльдә драматик театр белән курчак театры элементлары берләшә. Әсәрнең үзәгендә — Андрей Соколов язмышы. Ул сугыш фаҗигаләрен, әсирлекне, гаиләсен югалтуны кичерә, ләкин кешелеклелеген һәм рухи ныклыгын саклап кала. Айдар Тәлгать улы Җаббаровны “Тантана” премиясенә лаек булуы белән чын күңелдән котлыйбыз. Афәрин!

“Кечкенә Мирза” – балалар өчен иң яхшы спектакль.

Клоунадага корылган спектакльне караганнан соң күп кенә тамашачыларның күңелләрендә тормышны ярату көчәя. Син залдан ихлас, юмарт, чиста күңелле булып чыгасың. Шундук якыннарыңны кочып яратасы, җиң сызганып яхшы эшләр башкарасы килә. Яхшылыкка этәрә торган спектакльне 100% карарга киңәш итәбез!

Рөстәм Гайзуллин – икенче пландагы иң яхшы ир-ат роле.
(“Ал яулыклы язмышым” спектакле)

Артист бу спектакльдә, гомумән, башка амплуада чыкты. Үзе сөйләвенчә, бу аның үзе теләгән роле иде, әмма режиссер Айдар Җаббаров нәкъ менә аны сайлавын ул күз алдына да китермәгән. Байтимернең (Рөстәм Гайзуллин башкаруында) спектакль ахырында сөйләгән 20 минутлык монологы тамашачыны хисләндерде, уйландырды, елатты.

Республикабызның барлык сәхнә осталарын һәм, әлбәттә, театрыбызның барлык хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән чын күңелдән тәбрик итәбез! Ә лауреатларыбызны исә зур җиңүләре белән ихлас котлыйбыз!

КОТЛЫЙБЫЗ ҺӘМ ГОРУРЛАНАБЫЗ! КОТЛЫЙБЫЗ ҺӘМ ГОРУРЛАНАБЫЗ! КОТЛЫЙБЫЗ ҺӘМ ГОРУРЛАНАБЫЗ! КОТЛЫЙБЫЗ ҺӘМ ГОРУРЛАНАБЫЗ! КОТЛЫЙБЫЗ ҺӘМ ГОРУРЛАНАБЫЗ! КОТЛЫЙБЫЗ ҺӘМ ГОРУРЛАНАБЫЗ! КОТЛЫЙБЫЗ ҺӘМ ГОРУРЛАНАБЫЗ! КОТЛЫЙБЫЗ ҺӘМ ГОРУРЛАНАБЫЗ! КОТЛЫЙБЫЗ ҺӘМ ГОРУРЛАНАБЫЗ! КОТЛЫЙБЫЗ ҺӘМ ГОРУРЛАНАБЫЗ!
КОТЛЫЙБЫЗ ҺӘМ ГОРУРЛАНАБЫЗ! КОТЛЫЙБЫЗ ҺӘМ ГОРУРЛАНАБЫЗ! КОТЛЫЙБЫЗ ҺӘМ ГОРУРЛАНАБЫЗ! КОТЛЫЙБЫЗ ҺӘМ ГОРУРЛАНАБЫЗ! КОТЛЫЙБЫЗ ҺӘМ ГОРУРЛАНАБЫЗ! КОТЛЫЙБЫЗ ҺӘМ ГОРУРЛАНАБЫЗ! КОТЛЫЙБЫЗ ҺӘМ ГОРУРЛАНАБЫЗ! КОТЛЫЙБЫЗ ҺӘМ ГОРУРЛАНАБЫЗ! КОТЛЫЙБЫЗ ҺӘМ ГОРУРЛАНАБЫЗ! КОТЛЫЙБЫЗ ҺӘМ ГОРУРЛАНАБЫЗ!