20–21 ноябрь көннәрендә театрының кече залында яңа спектакльнең премьерасы була – «Тәрәзәмә кем шакый?» исемле мистик драма тәкъдим ителә.
Шәһәр читендәге тын йорт. Ике ахирәт кич утырып чәй эчә… Һәм кинәт тәрәз шакыйлар. Әллә җил, әллә агач ботагы, әллә чыннан да кемдер килгән… Шул мизгелдән башлап таныш һәм тыныч дөнья челпәрәмә килә, һәр аваз күңелдәге серне кузгата.
Бу спектакль вөҗдан, курку һәм хәтер турында тирән фикерле, серле һәм тетрәндергеч хикәя. Үткәннәрдән качып булмый, алар һәрвакыт янәшә, тәрәз артында гына.
«Тәрәзәмә кем шакый?» – бу гади гаилә язмышы түгел, ә кеше чынбарлыктан никадәр еракка китәргә мөмкин икәнен күрсәтә торган фәлсәфи һәм эмоциональ драма.