5 апрельдә Кабардин дәүләт драма театрының гастрольләре тәмамланды. Өч көнлек гастрольләр дәвамында барлыгы биш спектакль уйналды.
Апрель ахырында Тинчурин театрының Кабардин–Балкар Республикасында беренче тапкыр зур гастрольләре узачак. Нальчик шәһәре тамашачыларына дүрт спектакль тәкъдим ителәчәк.