Бүген театрыбызда Кабардин дәүләт драма театры гастрольләренең рәсми ачылышы булды
«Давай за жизнь» спектакле алдыннан массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен пресс-подход узды.
Журналистлар Татарстанның халык артисты Зөлфия Вәлиева, Кабардин дәүләт драма театры директоры Ирина Паштова һәм Кабардин дәүләт драма театры актрисасы, «Все начинается с любви…» һәм «Давай за жизнь» спектакле режиссеры Заира Мафедзовага сорауларын бирде.
Соңыннан тамашачыларга «Давай за жизнь» спектакле күрсәтелде.