Нальчик шәһәре тамашачыларына дүрт спектакль тәкъдим ителәчәк.
Али Шогенцук исемендәге Кабардин дәүләт драма театрында 24 апрельдә 19.00 сәгатьтә тамашачылар «Сүнгән йолдызлар» музыкаль трагедиясен күрә алачак. 25 апрельдә 11.00 һәм 13.00 сәгатьләрдә «Тылсымлы арена» әкияте тәкъдим ителәчәк. 25 апрельдә 19.00 сәгатьтә – «Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр» музыкаль комедиясе, 26 апрельдә 18.00 сәгатьтә «Ашина» мистик драмасы күрсәтеләчәк.
Искәртеп узыйк, 3-5 апрельдә Казанда Тинчурин театры сәхнәсендә Али Шогенцук исемендәге Кабардин дәүләт драма театрының зур гастрольләре узачак.