25 августта «Татмедиа»да «Йөрәккә дә ремонт кирәк!..» премьерасына багышланган пресс-конференция узды.
Чарада спикер буларак К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Зиннур Сөләйманов, Татарстанның халык артисткасы Зөлфия Вәлиева, Татарстанның атказанган артисты Ирек Хафизов катнашты.
Исегезгә төшерәбез, 4-5 сентябрьдә 18.30 сәгатьтә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры «Йөрәккә дә ремонт кирәк!..» комедиясе премьерасын (12+) тәкъдим итә. Автор — язучы, драматург, журналист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Айгөл Әхмәтгалиева. Режиссер — Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Зиннур Сөләйманов. Әлеге спектакль – яңа, 92 нче, театраль сезонның беренче премьерасы.