92 СЕЗОН

Яңалыклар

Зәйнәп Галиәкбәр кызы Камалованың тууына 127 ел (16.04.1899–12.02.1977)

ТАССРның атказанган артисты Зәйнәп Камалова 1899 елның 16 апрелендә Казанда дөньяга килә. Ул – милләтебезгә атаклы шәхесләр биргән нәсел кызы. Абыйлары: Габдулла Камал I, Габдрахман Камал II, Галиәсгар Камал – татар театр сәнгатенә нигез салучылар.

Күренекле артистка 1942-1962 елларда Татар дәүләт Күчмә театрында эшли. Аның иҗат юлы иң авыр сугыш елларына туры килә. 

Зәйнәп Камалова — үзенең 35 еллык иҗатгомерендә Г.Камал, Ф.Әмирхан, Г.Коләхмәтов, К.Тинчурин, Т.Гыйззәт, Р.Ишморат һ.б. авторларның әсәрләрендәге төп геройларны гәүдәләндергән талантлы, нык характерлы, үзенчәлекле артистка. Тыныч холыклы, киң күңелле Зәйнәп Камалова күбрәк сәер хатыннар һәм әби рольләрен уйный. Бигрәк тә, акылдан шашкан карчык («Һинд ихтилалчылары»), Хәнифә карчык («Кайту»), Зөһрә («Шомлы көннәр») рольләрен оста, үзенә генә хас нечкәлек белән башкара.

Зәйнәп Галиәкбәр кызы Камалованың тууына 127 ел (16.04.1899–12.02.1977)
Зәйнәп Галиәкбәр кызы Камалованың тууына 127 ел (16.04.1899–12.02.1977)