7 декабрьдә Тинчурин театрында «Журналистика мәктәбе» проектының икенче сезонының икенче дәресе узды.
Проект катнашучылары «Хан кызы Турандык» спектакленә язган рецензияләргә остаз белән берлектә анализ ясады. Дәресне Казан дәүләт Яшь тамашачылар театрының үсеш проект һәм иҗат эшчәнлеге буенча директор урынбасары, әдәби бүлек мөдире Ләйсән Фәизова алып барды.
Соңыннан «Журналистика мәктәбе» укучылары «Һөнәр» XVI Бөтенроссия яшь режиссура фестивале кысаларында күрсәтелгән «Туган-тумача» спектаклен карады.