12 мартта «Журналистика мәктәбе»нең дүртенче дәресе узачак.
Лекциянең темасы: «Сәхнә киңлеге серләре. Сценографияне ничек анализларга? Конкрет спектакльләр мисалында сәхнә киңлеге пластикасын аңларга өйрәнәбез».
Спикер: Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Сәнгать белеме бүлеге мөдире, сәнгать фәннәре докторы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Д. Сираҗиев һәм Б.Урманче исемендәге, шулай ук «Театральный роман» премияләре лауреаты Рауза Солтанова.
Керү: бары тик «Журналистика мәктәбе»ндә теркәлүчеләр өчен генә.