Кадерле ир-егетләребез!
Сезне 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне – батырлык, вөҗданлылык һәм намуслылык бәйрәме белән чын күңелдән котлыйбыз!
Сезгә корычтай нык сәламәтлек, көчле рух һәм якыннарыгызның мәхәббәте белән тулы тормышыгызда бетмәс-төкәнмәс шатлык телибез. Көч-куәтегез артып, бәхетегез ташып торсын.