91 СЕЗОН

Яңалыклар

«Бәхет хакы»: Тинчурин театры алтынчы премьерасын тәкъдим итә

Пресс-релиз

Әлеге пьеса Татарстанда беренче тапкыр куела. 

22-23 майда 18.30 сәгатьтә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры «Бәхет хакы» музыкаль мелодрамасы премьерасын (12+) тәкъдим итә. Автор – татар шагыйрәсе, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Халисә Мөдәррисова, режиссер – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театрының баш режиссеры Рамил Фазлыев. Әлеге спектакль – 91 нче театраль сезонның алтынчы премьерасы. 

Карьера, уңыш һәм җәмгыятьтә танылу, матди байлык артыннан куып, хәзерге заман кешесе кайчак тормышында иң мөһим нәрсәләрне – гаиләсен һәм якыннарын оныта.

«Бәхет хакы» спектакленең төп герое, композитор, музыка театрына нигез салучы Зариф, мәхәббәтен, гаиләсен, балаларын, сәламәтлеген югалткач кына, үткән тормышы турында уйлана башлый. Ләкин гомеренең азагында язмыш аңа тагын бер мөмкинлек бирә. Зариф аннан файдаланырмы? Яшьлек хаталарын төзәтергә өлгерерме?

Спектакльнең иҗат төркеме: сценограф һәм костюмнар буенча рәссам — Екатерина Горшкова, композитор — Марат Әхмәтшин, хореограф — Ләйсән Вәлиәхмәтова, хормейстер — Алия Хәмзина, ут кую буенча рәссам — Илдар Шакиров.

Әйтергә кирәк, моңа кадәр бу пьеса Татарстанда әле бер дә куелмаган. 

Рамил Фазлыев, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театрының баш режиссеры:

  • Театр җитәкчелеге миңа куелачак спектакльнең жанрына карата үз теләкләрен җиткерде. Мин берничә пьеса тәкъдим иттем. Җитәкчелек шушы әсәрне сайлап алды. Ул иҗат кешеләре турында, ягъни артистларның үзләренә аеруча якын тема. Халыкка да кызыклы булыр, чөнки гади тамашачы да театрга сәнгать белән якынаер өчен килә. Аларга эчке кухня да кызыктыр.

Иҗат – ул тулысы белән үзе-үзеңне нәрсәгә дә булса багышлау. Төп герой, дан-шөһрәт юлын алып, максатына ирешер өчен бар нәрсәне югалта. Нәтиҗәдә үлчәүдә ни кала: дан һәм бушлыкмы? Бу үз бәясен аклыймы?..

«Бәхет хакы»: Тинчурин театры алтынчы премьерасын тәкъдим итә
«Бәхет хакы»: Тинчурин театры алтынчы премьерасын тәкъдим итә