21 майда «Бәхет хакы» спектакле массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре һәм блогерларга тәкъдим ителде.
Спектакльдән соң фикер алышу узды. Анда режиссер — Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г. Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театрының баш режиссеры Рамил Фазлыев, композитор — Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Марат Әхмәтшин, сценограф һәм костюмнар буенча рәссам — Екатерина Горшкова һәм әлеге спектакльнең барлык актерлары катнашты.