Матбугат театр турында
24.09.2024
Сугыштан соң иркен суларга өлгермәгән, әмма матур киләчәккә өметләнеп яшәгән татар авылы. Кыерсытылган, әмма бирешмәгән татар хатыны. Меңнәрнең иңенә төшкән тормыш мәшәкатьләре. Илгиз Зәйниев Тинчурин театрында татар тамашачысы өчен татар тормышы турында спектакль чыгарды. Тинчуринлылар 91 нче театраль сезоннарының икенче премьерасын тәкъдим итте. Режиссер һәм драматург Илгиз Зәйниевне чакырып, бөтен труппалары белән «Туган-тумача» спектаклен куйдылар….
24.09.2024
«Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры гаилә һәм мәктәп театрларының «Гаилә тарихы», «Театрның яше юк» II Республика фестиваль-конкурсын оештыра. Чара Россиядә Гаилә елына багышлана», дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.
23.09.2024
Аллабирса “Сәхнә” журналында чыгачак мәкаләдән бераз өзекләр. Спойлер: спектакльгә барыгыз, күрегез! Икенче спойлер: бу спектакль минем тормышта, мөгаен, гомерлеккә истә калачак (кемнәр, ни өчен икәнен белә, шыпырт!) Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә “туган-тумача” сүзенә – “Якын туганнар, кардәшләр; кардәш-ыру, нәсел-нәсәп” дигән аңлатма бирелгән. Спектакльдәге геройларның барысы да диярлек Илгиз Зәйниевнең туган-тумачасы. Бу пьесаны автор 21 яшендә…
23.09.2024
Тинчурин театрында «Алтын битлек»ле режиссер сыйфатында Илгиз Зәйниев беренче спектаклен чыгарды. «Туган-тумача» – режиссер һәм драматург Илгиз Зәйниевнең моннан 16 ел язылган пьессасы. Туфан Миңнуллин дәвамчысыннан авыл кешеләре язмышына, тормышына, көнкүрешенә багышланган әсәр кебек, әмма анда иң элек авыр заманнарда яшәгән тол хатын-кызларга мәдхия җырлана. Илгиз Зәйниев үзе әйтүенчә, бу әсәр әбисенең сөйләүләренә нигезләнеп язылган….
23.09.2024
Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры гаилә һәм мәктәп театрларының «Гаилә тарихы», «Театрның яше юк» II Республика фестиваль-конкурсын оештыра. Чара Россиядә Гаилә елына багышлана.
22.09.2024
Тинчурин театрында сезонның икенче премьерасын Илгиз Зәйниев чыгарды – үзенең «Туган-тумача» пьесасы буенча драма куйды. Хәер, программада «мелодрама» диелгән – мөгаен, тамашачыга тизрәк барып җитү маркетинг алымыдыр. Артистлардан башлыйм әле. Чөнки Илгиз Зәйниевның спектакль куярга чакырылуы – Тинчурин театры труппасы өчен театр җитәкчелегеннән бүләк инде ул, уйлап карасаң. Янәсе, комедия уйнап, театр казнасын тутыру өчен…
19.09.2024
Аеруча ялгыз, тол хатын-кызларга авыр. Ару-талуны белмичә эшләргә, балалары алдында көчле булырга, гайбәт сүзләрдән дә өстен торырга кирәк… Кәрим Тинчурин театрында премьера – “Туган-тумача”. Авторы һәм режиссеры – Илгиз Зәйниев, нигездә менә шул авыр елларны сурәтли. Төп рольләрдә Резидә Сәләхова (Шәрифә) һәм Артем Пискунов (Минсабир). Резидә Сәләхова тол хатын ролен шундый оста башкарды ки, залда…
18.09.2024
Бүген Тинчурин театрында драматург һәм режиссёр Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илгиз Зәйниевнең «Туган-тумача» пьесасын тәкъдим иттеләр. Автор бу әсәрен 21 яшендә әбисе сөйләгәннәргә нигезләнеп язган булган. Әсәрдә автор реаль кешеләрнең язмышын сурәтләгән. Кичке уеннар, йолалар, көтелмәгән сынаулар, эчкечелек аркасында килеп чыккан җинаять, тол хатын җилкәсенә төшкән авырлыклар – 1950–1970 еллардагы авыл тормышын чагылдыручы әсәрдә бар…
18.09.2024
Авторы да, режиссеры да үзе. Чаллыларның “Бөке”сеннән соң, Туймазы театрының “Борһан йорты”н да искә төшереп (юк, алар бер-берсенә якын да килми!), шикләнеп кенә барган идем. Карарлык. Төрле-төрле мизансценалардан торган драматик хикәя килеп чыккан. Яшьлеге, балачагы 60 нчы елларга туры килгән, әти-әниләренең, әби-бабаларының истәлекләре күңелләренә кереп калган тамашачыга ошарга тиеш. Сәхнәгә аз вакытка гына кереп чыккан…
17.09.2024
Ә бит аңа алтмышны биреп тә булмый! Сәхнәдә дә, тормышта да шундый ук сөйкемле, шат күңелле ул. Бу әңгәмәдә Миләүшә Нәҗмиеваның тормыш фәлсәфәсе чагылыр, мөгаен. – Миләүшә ханым, сез бик таләпчән кешегә охшаган. Бу эштә чагыламы? – Эшкә тотынсаң, җиренә җиткереп эшлә, диләр. Чыннан да, төгәллекне яратам. Мәктәптә укыганда да инша түгел, ә изложение…