Матбугат театр турында
13.05.2025
Тинчурин театрында 22-23 майда чыгачак премьера – “Бәхет хакы” спектакленең матбугат конференциясе уза. Театрның директоры Фәнис Мөсәгыйтов бу әсәрне “Бу бит сериал. Һәркем һичшиксез карарга тиеш. Моны карамый калсагыз, йокыгыз качачак” диде.
5.04.2025
1.”Дуслык күпере”.Тинчурин театры сәхнәсендә исемендәге Кабарда дәүләт драма театрының гастрольләре бара. 2.”Ул- беренче!” Бөек Ватан сугышы кырларында ятып калган, милли балет сәнгатенә нигез салучы композитор Фәрит Яруллин турында. 3.”Милли хәзинә”. Казан федераль университеты балалар hәм яшьләр өчен шул исемдәге халык иҗаты фестивале үткәрә. https://vk.com/wall-65815436_3190
5.04.2025
Апрельдә Казанга Али Шогенцуков исемендәге Кабарин дәүләт драма театры гастроль белән килгән иде. 3 апрельдә К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә Җиңү көненә багышланган «Тормыш өчен» шигъри-музыкаль композициясен тәкъдим итте. Сәхнәдә сугыш темасына багышланган җырлар һәм шигырьләр яңгырады. Тамашачылар күңелләренә үтеп керерлек көйләр аша Бөек Ватан сугышының авыр мохите күзалланды. Спектакльгә ихласлык…
31.03.2025
24-26 апрельдә «Зур гастрольләр» төбәкара программасы кысаларында К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрыныңНальчик шәһәрендә зур гастрольләре узачак. Али Шогенцуков исемендәге Кабардин дәүләт драма театрында 24 апрельдә 14.00 сәгатьтә тамашачылар «Сүнгән йолдызлар» музыкаль трагедиясен (автор – К.Тинчурин, режиссер – Р.Гарипова) күрә алачак. 25 апрельдә 11.00 һәм 13.00 сәгатьләрдә «Тылсымлы арена» әкияте (автор – Ш.Фәрхетдинов, режиссер – К.Гатауллин) тәкъдим…
31.03.2025
Апрель ахырында Кабарда-Балкар Республикасы башкаласы Нальчик шәһәрендә Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры гастрольләре уза. Бу «Большие гастроли» төбәкара программа кысаларында тормышка ашырыла, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министлыгы матбугат хезмәте. 24-26 апрель көннәрендә Али Шогенцуков исемендәге Кабарда дәүләт драма театры сәхнәсендә татар театрының 4 спектакле уйналачак. 24 апрель 14.00 сәгатьтә – «Сүнгән йолдызлар»…
26.03.2025
– Сезонына 4-5 яңа спектакль тәкъдим итмәсә, тамашачының театр белән кызыксынуы кими,– дигән иде әңгәмә барышында бер режиссер. Бу яктан Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры сынатмый, чираттагы премьерасын күрсәтте – “Стоп, кода! Туй була!” Ул Башкортстан драматургы Наил Гаетбайның 30 еллар элек язылган әсәре буенча сәхнәләштерелгән. Режиссеры – Татарстанның халык артисты…
23.03.2025
Тинчурин театры танылган башкорт драматургы Наил Гаетбай пьесасы буенча «Стоп, кода! Туй була» комедиясен чыгарды. Бу – театр сезонының бишенче премьерасы. Спектакль турында Рузилә Мөхәммәтова рецензиясе. «Аңлый белсәң, комедиядә драмага караганда да күбрәк мәгънә ята. Без шушы мәгънәне кешегә көлү-шаяру аша җиткерәбез. Комедияне куюы да читенрәк», – дигән иде Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов әлеге…
22.03.2025
20-21 мартта К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында башкорт драматургы Наил Гаетбай пьесасы буенча “Стоп, кода! Туй була!” спектакленең премьерасы узды. Режиссер Зөфәр Харисов матбугат конференциясендә әлеге спектакль аркылы гаилә кыйммәтләрен, мәхәббәт асылын күрсәтүне максат итеп куйганнарын әйткән иде. Аннан тыш, комедиядә бик күп проблемалар күтәрелә. Хәзер шул хакта сөйләрбез. Төп проблемалар Сюжет уртасында дүрт парның мөнәсәбәте…
20.03.2025
20-21 мартта К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры «Стоп, кода! Туй була!» комедиясен (12+) тәкъдим итә. Пьеса авторы – Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, драматург Наил Гаетбай, режиссер – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов. Әлеге спектакль – 91 нче театраль сезонның бишенче премьерасы. Тәмам аерылышыр чиккә җиткән ике…
20.03.2025
“Стоп, кода! Туй була!” премьерасын матбугат күрсәтүеннән фоторепортаж https://tatar-inform.tatar/photo/press-pokaz-spektaklya-stop-koda-tui-bula-stop-svat-svadba-budet-5854154