Матбугат театр турында
27.01.2026
Театрның премьера узганнан соң матур традициясе барлыкка килде: спектакльне караган журналист, блогерларны җыеп, иртәнге чәй артында сөйләшәләр. Айдар Җаббаров, журналист халкы никадәр озак, кинәнеп сөйләвенә карамастан, барысын да сабыр итеп тыңлап, бәлки кызыклы фикерләрне мыегына чорнап та утырадыр. Без исә режиссерның, актерларның спектакль турында фикерләрен тыңлыйк. Шактый кызыклы детальләр сөйләде алар. Тинчурин театры яңа сулыш…
26.01.2026
Тинчурин театры Чыңгыз Айтматовның «Тополек мой в красной косынке» повесте буенча «Ал яулыклы язмышым» спектаклен чыгарды. Жанры «адашкан мәхәббәт тарихы» дип билгеләнгән. Бу – баш режиссер булып килгәч, Тинчурин театрында Айдар Җаббаровның икенче эше. Белешмә: Моннан нәкъ 60 ел элек – 1966 елда – әлеге повесть буенча Камал театрында «Гүзәлем Әсәл» спектакле куелган. 1967 елда аның…
1.01.2026
Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сезонның өченче премьерасын чыгарды. Театрның баш режиссеры Айдар Җәббаров, Яңа ел алдына туры китереп, балалар өчен спектакль куярга клоун Руслан Риманасны чакырган. Уйлаша-киңәшә торгач, Антуан де Сент-Экзюпериның иң билгеле әсәрен – «Нәни принц»ны сайлаганнар. Дөресрәге, бу әсәр драматург һәм режиссер өчен фантазия очышына нигез генә булган, чөнки, театр заказы…
22.05.2025
Бөтенесе бертигез! Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында эшли торган «Могҗиза» студиясенә йөрүчеләр турында әнә шулай диләр. Физик мөмкинлекләре чикләнсә дә, чын артистлар кебек алар. Шушы көннәрдә алар янә сәхнә тотты. 30 ел элек театр артистлары уйнаган «Алтын алма» спектаклен сәхнәгә чыгардылар. Бу студия 2019 елда оеша. Биредә Даун синдромы, ДЦП диагнозлы…
20.05.2025
Тинчурин театры канаты астында эшләп килүче студия – сәламәтлеге чикләнгән балалар өчен «Могҗиза» театр студиясе 7 нче сезонын «Алтын алма» премьерасы белән төгәлләде. Мәдәни күзәтчебез Рузилә Мөхәммәтовадан эксклюзив репортаж һәм рецензия. Казанда гаҗәеп бер татар театры эшләп килә. Мөгаен, ул дөньяда тиңдәше булмаган бердәнбер шундый татар театрыдыр. Тинчурин театры канаты астында эшләп килүче сәламәтлеге чикләнгән…
18.05.2025
Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында күптән түгел «Алтын алма» дип исемләнгән үзенчәлекле премьера тәкъдим иттеләр. Бу әкиятне 30 ел элек Шамил Фәрхетдинов Казан театр училищесы студентлары өчен диплом спектакле итеп махсус заказ белән язган булган. Хәзер ул студентларның күбесе Тинчуринның танылган артистлары. Бу юлы исә әсәрне театр каршында эшләп килүче «Могҗиза»…
13.05.2025
Тинчурин театры сезонның алтынчы премьерасын – «Бәхет хакы» музыкаль мелодрамасын чыгара. Халисә Мөдәррисова пьеса буенча куелган бу спектакль Гафури исемендәге Башкорт дәүләт театрында Фидан Гафаров катнашуында уйналып килде. «Безнең бу спектаклебез Фидан Гафаровка зур хөрмәт күрсәтүебез булсын! Фидан абый, мәрхүм, китеп барды. Ул уйнаган спектакльне өзмичә без дәвам иткән кебек булсын», – диде театр директоры Фәнис Мөсәгыйтов премьерага багышланган матбугат конференциясендә. Озак…
13.05.2025
Кәрим Тинчурин исемендәге театрның “Бәхет хакы” спектакле премьерасына багышланган матбугат конференциясе Чыганак: https://tatar-inform.tatar/conferences/k-rim-tinchurin-isemend-ge-teatrny-b-het-haky-spektakle-premerasyna-bagyshlangan-matbugat-konferenciyase-5852360
13.05.2025
«Тумаган тайның билен сындырмыйк», яки Тинчурин театрын алда ни көтә? Бүген Тинчурин театрында булачак премьерага багышланган матбугат конференциясендә театр директоры Фәнис Мөсәгыйтов театрның алдагы көненә бәйле имеш-мимешкә җавап бирде. Аның сүзләренчә, Тинчурин театрының яңа сезонда кайда һәм ничек эшләячәге билгеле түгел. Билгеле булганча, театраль җәмәгатьчелек арасында Тинчурин театрының үз бинасыннан күченәчәге турында расланмаган имеш-мимешләр йөри….
13.05.2025
К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында «Бәхет хакы» дигән спектакльнең премьерасы көтелә. Спектакль тамашачыга май ахырында тәкъдим ителәчәк. Режиссеры – Рамил Фазлыев. Театр җитәкчелеге режиссерга куелачак спектакльнең жанрына карата үз теләкләрен җиткергән һәм нәтиҗәдә Халисә Мөдәрисованың «Бәхет хакы» сайланып алынган. Бу хакта матбугат конференциясендә сөйләделәр. – Әсәр иҗат кешеләре турында, ягъни артистларның үзләренә аеруча якын тема….