Матбугат театр турында
18.01.2024
2023 елда Тинчурин театры 45 миллион сумнан артык бюджеттан тыш акча эшләгән. Бу хакта театр эшчәнлегенә багышланган матбугат конференциясендә Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов әйтте.
18.01.2024
Тинчурин театры үз алдына ерак авылларга да барып җитеп, халыкка профессиональ куелган спектакльләр күрсәтү миссиясен куйган.
17.01.2024
Әлеге чара – татар халкына багышлау-концерты – танылган, барыбыз да яраткан җырлар аша татар музыка мәдәниятенең, шуның белән бергә бөтен татар халкының 1910 нчы елдан алып бүгенге көнгә кадәр булган үсеш-үзгәрешен тасвирлый, дип хәбәр итә Тиинчурин театрының матбугат үзәге.
11.01.2024
Тинчурин театры базасында яшь режиссерлар өчен белем бирү курслары башлана. Дәресләрне баш режиссер Туфан Имаметдинов алып барачак. Исегезгә төшерәбез, әлеге курс инде бишенче тапкыр үткәрелә.
10.01.2024
Яңа төркемдә укырга теләүчеләр гариза белән резюмены 15нче гыйнварга кадәр җибәрергә тиеш. Уку бушлай.
29.12.2023
Ел вакыйгасы булырлык спектакль – «Җилкәнсезләр».
Куелу форматы, оста режиссура, тамашачыны шул заманга күчерүе, вакыйгаларда катнашып утыру мөмкинлеге тудыруы белән отышлы. Ә иң әһәмиятлесе – әсәрнең заманча укылышы.
21.12.2023
Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры актеры, Татарстанның атказанган артисты Зөлфәт Закиров белән очраштык.
14.12.2023
Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры белән Казанның Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе арасында хезмәттәшлек турында килешүгә имза куелды.
13.12.2023
Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында 90 ел эчендә төрле режиссёрлар эшләгән
13.12.2023
9 декабрь көнне К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә «Могҗиза» инклюзив театр студиясе «Бәләкәй принц» тормышчан әкиятен тәкъдим итте. Спектакль Разил Вәлиевның Антуан де Сент-Экзюпери әсәренең тәрҗемәсе буенча куелды. Аның режиссеры һәм инсценировка авторы – Зөфәр Харисов. Рольләрне әле яшь актерлар – студия укучылары башкарды. Җәй көне «Бәләкәй принц»ның премьерасы булса, бу юлы спектакль инвалидлар декадасы…