Тамашачыларга ике спектакль тәкъдим ителәчәк.
Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры яңа сезонның беренче премьерасын Чаллыда күрсәтергә җыена.
Башкала кунаклары 9 октябрьдә «Энергетик» мәдәният сараенда 14.00 сәгатьтә Таһир-Зөһрә» мәхәббәт турында риваятен (автор – Фәтхи Бурнаш, режиссер – Зөлфәт Закиров) һәм «Гомер буе сине көтәм» мелодрамасын (авторы – Илһам Гали, режиссер – Рәшит Заһидуллин) тәкъдим итәчәк.
Тинчурин театрының Кама аръягына гастрольләре традицион рәвештә яз һәм көз айларында уза. Соңгы тапкыр Чаллыда гастрольләр быелның 12-13 мартында үткән иде. Анда Тинчурин театры Гаяз Исхакыйның «Җан Баевич» һәм Шамил Фәрхетдиннең «Ай, былбылым» спектакльләрен күрсәтте.
Тулырак: https://shahrichalli.ru/news/kich-bgen-irtg/callyga-tincurin-teatry-kila-1727709641