91 СЕЗОН

Матбугат театр турында

«Тәртип радиосы»: Тинчуринда “Туган-тумачалар” бүген.

Авторы да, режиссеры да үзе. Чаллыларның “Бөке”сеннән соң, Туймазы театрының “Борһан йорты”н да искә төшереп (юк, алар бер-берсенә якын да килми!), шикләнеп кенә барган идем. Карарлык. Төрле-төрле мизансценалардан торган драматик хикәя килеп чыккан.
Яшьлеге, балачагы 60 нчы елларга туры килгән, әти-әниләренең, әби-бабаларының истәлекләре күңелләренә кереп калган тамашачыга ошарга тиеш.
Сәхнәгә аз вакытка гына кереп чыккан Гөлчәчәк Хафизова, Лилия Мәхмүтова өчен генә барырлык! Берсе тәкъдиренә тигән авыр сынауны сабыр итеп күтәрә алган ир хатынын, икенчесе Йолдыз кушаматлы сыерны уйнады.
Резедә Сәлахованы күрер өчен генә дә барырлык. Спектакль героиняның кимендә 15 ел гомерен үз эченә ала. Һәр күренештә яңача ачыла ул.
Инде дә килеп, тамашага уйнаклап торган айгыр булып килеп кергән, әсәрнең ахырында картайган алаша әйләнгән Салават Хәбибуллинны тыңлар өчен генә булса да барырлык. Ни өчен күрер өчен түгел, тыңлар өчен? Чөнки әсәрдә кешеләрдән бигрәк, хайваннарны тыңларга кирәк.
Фотолар театрның матбугат хезмәтеннән.