«Партитура» III Бөтенроссия яшь композиторлар бәйгесе лауреатларының исемнәре игълан ителде. Бу хакта «Партитура» Бөтенроссия бәйгесенең рәсми сәхифәсендә хәбәр ителә.
Быел бәйгенең оештыру комитетына рекордлы санда гариза – Россиянең 101 торак пунктыннан, шул исәптән Луганск һәм Донецк Халык Республикаларыннан 1094 эш килде. Конкурсның сайлап алу комиссиясе 20 майдан 1 сентябрьгә кадәр, җибәрелгән барлык эшләрне тикшереп, гаять зур эш башкарды.
Хәзер исә жюри алдында түбәндәге һәр номинация буенча сигез җиңүчене билгеләү бурычы тора: «Зур формадагы симфоник әсәр»; «Кече формадагы симфоник әсәр»; «Балет музыкасы»; «Опера»; «Киномузыка»; «Бер яки берничә музыка коралы/оркестр тавышлары өчен әсәр»; «Эстрада-симфоник әсәр, оперетта музыкасы һәм мюзикл»; «Хор музыкасы».
8 сентябрьдән 14 октябрьгә кадәр П.И. Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясенең Зур залында «Партитура» III Бөтенроссия яшь композиторлар бәйгесе лауреатларының әсәрләрен ачык тыңлау була.
Татарстаннан лауреатлар арасына түбәндәгеләр керде:
1. Зур формадагы симфоник әсәр. Георгий Полищук (Казан). «Күләгәдән», симфоник оркестр өчен поэма;
2. Кече формадагы симфоник әсәр. Лилия Исхакова (Казан). «Җил нәрсә турында җырлый» симфоник поэмасы;
3. Опера. Ильяс Камалов (Казан). «Сызгыра торган уклар» операсы;
6. Эстрада-симфоник әсәр, оперетта музыкасы һәм мюзикл. Фёдор Галиев (Әгерҗе). «Татар бишек җыры»; Мәдинә Рябова (Чаллы). «Туган ягым» җыры.