91 СЕЗОН

Матбугат театр турында

«Татар-информ»: Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрендә Тинчурин театрының гастрольләре узачак

Тамашачыларга күрсәтеләчәк спектакльләрнең берсе – быелгы сезонның премьерасы.

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры яңа сезонның беренче премьерасын Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрендә күрсәтергә җыена. 8-9 октябрьдә бу шәһәрләрдә Тинчурин театрының гастрольләре узачак.

Тинчуринлылар гастрольләргә «Таһир-Зөһрә» мәхәббәт турында риваятен (автор – Фәтхи Бурнаш, режиссер – Зөлфәт Закиров) һәм «Гомер буе сине көтәм» мелодрамасын (авторы – Илһам Гали, режиссер – Рәшит Заһидуллин) алып чыга.

Түбән Кама шәһәренең Халык иҗаты йортында 8 октябрь 14.00 сәгатьтә «Таһир-Зөһрә» мәхәббәт турында риваяте, 18.30 сәгатьтә «Гомер буе сине көтәм»» мелодрамасы күрсәтеләчәк.

9 октябрьдә Чаллының «Энергетик» мәдәният сараенда 14.00 сәгатьтә «Таһир-Зөһрә» мәхәббәт турында риваяте, 18.30 сәгатьтә «Гомер буе сине көтәм»» мелодрамасы тәкъдим ителәчәк.

  • Тинчурин театрының Кама аръягына уза торган гастрольләре традицион рәвештә яз һәм көз уза. Соңгы тапкыр Чаллыда гастрольләр быелның 12-13 мартында узган иде. Анда Тинчурин театры Гаяз Исхакыйның «Җан Баевич» һәм Шамил Фәрхетдиннең «Ай, былбылым» спектакльләрен күрсәтте.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/cally-ham-tuban-kama-saharlarenda-tincurin-teatrynyn-gastrollare-uzacak-5894080