А.М.Топанов исемендәге Хакас милли драма театрында 25 апрельдә 18.30 сәгатьтә тамашачылар «Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр» музыкаль комедиясен (авторы – Т.Миңнуллин, режиссеры – Р.Гарипова) күрә алачак. 26 апрельдә 11.00 һәм 13.00 сәгатьләрдә «Тылсымлы арена» әкияте (авторы – Ш.Фәрхетдинов, режиссеры – К.Гатауллин) тәкъдим ителәчәк. 26 апрельдә 18.30 сәгатьтә – «Беренче театр» комедиясе (авторы – Г.Камал, режиссеры – И.Гарифуллин), 27 апрельдә 17.00 сәгатьтә «Ашина» мистик драмасы (авторы – Р.Зәйдулла, режиссеры – И.Казакбаев) күрсәтеләчәк.
Искәртеп узыйк, 5-7 апрельдә Казанда К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә А.М.Топанов исемендәге Хакас милли драма театрының Зур гастрольләре үтте.