91 СЕЗОН

Матбугат театр турында

Татар-информ: Тинчурин театры студентлар аудиториясе өчен махсус язылган спектакль чыгара

21, 22, 23 февраль көннәрендә Тинчурин театрында драматург Илгиз Зәйниев пьесасы буенча «Флешка, рэп һәм мәхәббәт» премьерасы чыгачак. Пьеса Тинчурин театры заказы белән «Иттифак» музыкаль төркемен күздә тотып махсус язылган.

«Без «Иттифак» төркеменең беренче альбомы һәм чыкмаган җырларыннан спектакль төзибез», – диде театрның 2023 елгы эшчәнлегенә нәтиҗә ясалган һәм алдагы планнары турында хәбәр бирелгән матбугат конференциясендә театрның баш режиссеры Туфан Имаметдинов.

Ул спектакльнең сюжеты бер яктан беркатлы, икенче яктан бик тиз баруын әйтте. «Шушы беркатлылык артында замана темасы да ачыла. Кешеләр бернәрсә дә эшләмичә тиз генә видео төшереп байыйсылары килә», – диде режиссер.

Спектакль яшь буын өчен, студентлар аудиториясен күздә тотып куела. спектакль хип-хопера жанрында.

  • Тинчурин театрында хәзерге вакытта ике спектакль һәм бер концерт программасына репетицияләр бара. 25 гыйнвар гына «Синең хакта» исемле театральләштерелгән концерт көтелә. Гаяз Исхакыйның «Җан Баевич» пьесасы буенча спектакль 31 гыйнвар, 1 февраль көннәрендә күрсәтеләчәк.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tincurin-teatry-studentlar-auditoriyase-ocen-maxsus-yazylgan-spektakl-cygara-5881940