91 СЕЗОН

Матбугат театр турында

Татар-информ: Тинчурин театры «Пушкин картасы» белән күрсәтү өчен «Җан Баевич» спектаклен чыгара

Тинчурин театры «Пушкин картасы» белән күрсәтү өчен Гаяз Исхакыйның «Җан Баевич» пьесасы буенча спектакль чыгара. Театрның ни өчен бу әсәрне сайлавын театрның 2023 елгы эшчәнлегенә нәтиҗә ясалган һәм алдагы планнары турында хәбәр бирелгән матбугат конференциясендә театрның баш режиссеры Туфан Имаметдинов сөйләде.

«Театр районнарда күп йөри. Без «Пушкин картасы» белән күрсәтелә торган спектакльләрне яңартып торырга тиеш. Гаяз Исхакыйның Җан Баевич пьесасы мәктәп программасына кертелгән әсәр дия алабыз. Икенчедән, пьесаның темасы да кызыклы. Чит халыкларга охшарга тырышып үз гореф-гадәтләребезне, телебезне югалтсак нинди көлке хәлгә калу мөмкинлегебезне ачып бирә», – диде ул.

«Без режиссер Илнур Гарифуллин белән пьесаны укып чыккач бүгенге көнгә аваздаш проблемаларны таптык. «Бу әсәр бүгенге яшьләребез өчен дәрес тә. Бүгенге яшьләребез социаль челтәрләрдән күреп 5 минут эчендә әллә кем буласылары килә. Бу әсәрдә дә шушы зур проблема ачыла», – диде спектакльдә төп рольне башкарачак Татарстанның атказанган артисты Зөлфәт Закиров.

Туфан Имаметдинов пьеса байтак кыскартылса да, аңа җитди үзгәрешләр кертелмәвен ассызыклады. «100 ел элек язылган әсәрләрне ничек бар – шулай куя башласаң, алар 4-6 сәгать бара. Хәзер тамашачы 6 сәгать спектакль карамый бит инде. Без тамашачы өчен эшлибез һәм аның турында уйларга кирәк. Спектакльне кыскартсаң, иң мөһиме – теманы һәм сюжетны бирсәң, төп максат шушы. Жанры да, стиле дә кала», – диде ул.

«Спектакльнең идеясен генә калдырып үзгәртеп эшләгәндә генә «Мотивлар буенча» була. Биредә катнашучылар да шул ук», – дип сүзгә кушылды театр директоры Фәнис Мөсәгыйтов.

Спектакль 31 гыйнвар, 1 февраль көннәрендә күрсәтеләчәк.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tincurin-teatry-puskin-kartasy-belan-kursatu-ocen-an-baevic-spektaklen-cygara-5881937