Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов быел җәй көне дә эшләүләренә бәйле күзәтүләрен сөйләде. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында театрның яңа сезонына багышланган матбугат очрашуы булды.
«Быел безнең сезонның башлануы да, җәйге эшләребез дә үзгәчәрәк булды. Без гадәттә июнь аеның ахырына кадәр эшли идек, быел 18 июньдә ялга киттек, ә 26 июльдә безнең ишекләр ачылды, эшкә чыктык. 29 июльдә беренче спектакльне күрсәттек. Шул вакыттан эшлибез. Безнең әле алай эшләгән юк иде, ләкин июнь аена караганда июль һәм августта халык күбрәк йөри. Алга таба эшне шуңа җайлап эшләргә кирәктер. Гомумән, театрларга халыкның сүрелүе күренми, тагын да теләп киләләр кебек һәм күбрәк яшьләр килә. Анысы куандыра.», – диде ул.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tincurin-teatry-direktory-aen-eslau-turynda-iyul-ham-avgustta-xalyk-kubrak-iori-5892196