Театр 90 еллык тарихында тәүге тапкыр әлеге фестивальдә катнаша.
«Тинчурин театрының әлеге фестивальдә катнашуы — зур дәрәҗә һәм театр тарихының яңа битен ачу», – дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.
«Халыкара фестиваль – ул халыкара тәҗрибә. Бу безгә үзебезнең шәхси, эчке чикләрне киңәйтергә һәм башка илләрнең театр дөньясы ничек яшәгәнен күрергә мөмкинлек бирә. Фестивальдә катнашу өчен илебезнең коллектив тәҗрибәсен, трагик тарихын үз эченә алган «Ашина» мистик драмасы сайлап алынды. Аны Гафури исемендәге Башкорт драма театры режиссеры Илсур Казакбаев куйды. Мин аның эшләрен күрдем, шуңа чакырдым», – ди Тинчурин театрының баш режиссеры Туфан Имаметдинов.
«Читтәге режиссерларны чакыру артистларга һәм театрга башкаларга охшамаган, үзгә карашлы режиссер белән эшләргә мөмкинлек бирә, шулай ук үсеш өчен өстәмә стимул булып тора. Гомумән алганда, бу театрның күпкырлы булуын күрсәтә, артистларны да, театрны да төрле яклап баета», – ди ул.
- А.А. Брянцев исемендәге яшь тамашачылар театры — Россиянең иң өлкән, көчле ТЮЗы. Шушы Халыкара фестиваль — Россиядә иң танылган, иң дәрәҗәле фестивальләрнең берсе. Быел фестивальнең юбилей елы, ул 25 нче тапкыр уза.