91 СЕЗОН

Матбугат театр турында

«Татар-информ»: Тинчурин театры беренче тапкыр Кабарда-Балкар Республикасына зур гастрольләр белән бара

Апрель ахырында Кабарда-Балкар Республикасы башкаласы Нальчик шәһәрендә Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры гастрольләре уза. Бу «Большие гастроли» төбәкара программа кысаларында тормышка ашырыла, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министлыгы матбугат хезмәте.

24-26 апрель көннәрендә Али Шогенцуков исемендәге Кабарда дәүләт драма театры сәхнәсендә татар театрының 4 спектакле уйналачак.

24 апрель 14.00 сәгатьтә – «Сүнгән йолдызлар» музыкаль трагедиясе (К.Тинчурин, режиссер – Р.Гарипова), 25 апрель 11.00 һәм 13.00 – «Тылсымлы арена» әкияте (Ш.Фархетдинов, режиссер – К.Гатауллин), 25 апрель 19.00 сәгатьтә – «Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр» музыкаль комедиясе (Т.Миннуллин, режиссер – Р.Гарипова), 26 апрель 14.00 сәгатьтә – «Ашина» мистик драмасы (Р.Зайдулла, режиссер – И.Казакбаев) күрсәтеләчәк.

Аңа кадәр, апрель башында Али Шогенцуков исемендәге Кабарда дәүләт драма театры Казанга гастрольләр белән килә. 3-5 апрель көннәрендә театр Татарстан тамашачысына 3 спектаклен тәкъдим итәчәк.

Моннан тыш, Тинчурин театры 8-9 апрельдә Мәскәүдә гастрольләр белән чыгыш ясый. Мимика һәм ишарәләр театры сәхнәсендә тинчуринлылар «Беренче мәхәббәт» һәм «Назлы кичү» комедияләрен уйнаячак.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tincurin-teatry-berence-tapkyr-kabarda-balkar-respublikasyna-zur-gastrollar-belan-bara-5902448