91 СЕЗОН

Матбугат театр турында

«Татар-информ»: «Татарстан» радиосы, тарихи реконструкция ясап, Тинчурин театрында күчмә станция эшләтте

«Татарстан» радиосы туган көне хөрмәтенә тарихи реконструкция ясады – Тинчурин театрында радионың күчмә станциясе эшләде.

Радионың беренче тапшырулары хәзерге К.Тинчурин исемендәге Татар Дәүләт драма һәм комедия театры бинасыннан алып барылган. Шунлыктан без театр бинасыннан оештырылган турыдан-туры эфир белән «Татарстан» радиосында барган Тинчурин театры атналыгын йомгакладык», дип хәбәр итә радиожурналист Раил Садретдинов.

  • «Татарстан» радиосының чишмә башында күренекле җәмәгать эшлеклесе, революционер, язучы Шамил Усманов тора. Нәкъ менә аның тырышлыгы белән моннан 96 ел элек беренче тапкыр эфирда татар телендә «Казан сөйли!» дигән сүзләр яңгырый.
  • «Татарстан» дәүләт радиосы туган көнен бүген, 7 ноябрьдә, билгеләп үтә.
  • 1-6 ноябрь көннәрендә радиода Тинчурин театры атналыгы узды.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstan-radiosy-tarixi-rekonstrukciya-yasap-tincurin-teatrynda-kucma-stanciya-eslatte-5878745