91 СЕЗОН

Матбугат театр турында

«Татарстан радиосы»: Татарстанның беренче санлы драматургы һәм режиссеры Ильгиз Зайниев К.Тинчурин исемендәге Татар Дәүләт драма һәм комедия театрында үзенең 16 ел элек язган пьесасын сәхнәләштерде.

Аллабирса “Сәхнә” журналында чыгачак мәкаләдән бераз өзекләр.
Спойлер: спектакльгә барыгыз, күрегез!
Икенче спойлер: бу спектакль минем тормышта, мөгаен, гомерлеккә истә калачак (кемнәр, ни өчен икәнен белә, шыпырт!)
Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә “туган-тумача” сүзенә – “Якын туганнар, кардәшләр; кардәш-ыру, нәсел-нәсәп” дигән аңлатма бирелгән. Спектакльдәге геройларның барысы да диярлек Илгиз Зәйниевнең туган-тумачасы. Бу пьесаны автор 21 яшендә әбисе сөйләгәннәргә нигезләнеп яза. Аны беренче тапкыр Әлмәт Татар Дәүләт драма театрында режиссер Лилия Әхмәтова куя. Безнең көннәрдә пьесаны Тинчурин театры үзендә кую өчен сайлап ала. Сер түгел, материал сайлау һәр театрның авырткан җире. Тинчурин театры үзен гаилә театры дип тәкъдим итә килә. Заманында күчмә булып эшләгән театр коллективы бүген дә республикабыз районнарында һәм авылларында еш кунак. Яңа премьераның тамашачылар зәвыгын искә алып әзерләнүендә шик юк.
“Туган тумача”ны чын мәгънәсендә тормыш язган пьеса дияргә мөмкин һәм аның үзәгендә – Илгиз Зәйниевнең әбисе – Шәрифәнең гомер юлы. Спектакль тагын бер кат гаилә тарихы, реаль чынбарлык тамашачыны ни дәрәҗәдә үзенә тарту көченә ия икәнен күрсәтте. Мондый катлаулы, шактый драматик вакыйгаларга бай әсәр язу әле күп кенә каләм әһелләренең дә кулыннан килми торгандыр, булса да ул, мөгаен шактый коры һәм ясалма чыгар иде. Юкка гына “Тормыш – ул иң яхшы режиссер һәм драматург” димиләрдер, күрәсең.
Бүген без нык рухлы кешеләрнең тарихларын укып үзебезгә авыр чакларда алга барырга көч, мотивация эзлибез. Еш кына шундый тарихларның безнең янәшәдә генә икәнен башыбызга да китермибез. “Туган-тумача” спектакле көчле рухлы Шәрифә турында тарих. Яраткан кешесен югалту ачысы, 3 бала белән ятим калу да сындыра алмый аны. Күрәсең, татар хатын-кызларына хас зирәклеге, балаларны аякка бастыру теләге барысыннан да көчле булгандыр. Шәрифә ролен башкарган актриса Резеда Саляхова Резидә Сәлаховага сәхнәдән тагын бер кат эчке дөньясы бай, нык, тормыш давылларына бирешми торган татар хатын-кызы образын тудыру бәхете насыйп булган. Әйтерсең лә бу роль нәкъ менә аңа атап язылган да. Инде озак еллардан бирле формалашып җиткән иҗади тандем, матур актерлар гаиләсе – Артем Пискунов һәм Резидә Сәлахова тагын бер тапкыр үз талантларын осталыкларын күрсәтә алды.
Спектакльнең рәссамы – Булат Ибраһимов. Сәхнә бизәлеше минимализм белән аерылып тора. Сәхнәнең сул ягында тактадан ясалган ишекләр, ә уң ягында берничә багана калкып тора. Үзәктә – ел фасылына карап ат чанасы яки арбасы. Гади генә арба түгел – режиссер һәм рәссам аны “тормыш арбасы” дигән метафорик категориягә җиткергән. Шәрифәнең бәргәләнүләрен, көрәшен күрсәтүдә ишекләр дә мөһим роль уйный. Кыз баланың тормышындагы кардиналь үзгәрешләр дә туган нигез бусагасын атлап чыгып, кияү өе ишеген ачып кергәч башлана. Тол калгач, башкалар ишеген дә кагарга туры килә. Моннан да кыен нәрсә бармы икән?! Тол хатынның үз ишеген кагучылар да юк түгел. Кыерсытылганнар өчен өй ишеге һәрчак ачык булса да, күңел дөньясы ишекләре күптән бикле шул Шәрифәнең.
Спектакль өчен көйләрне – Республикабызның М.Җәлил исемендәге яшьләр премиясе лауреаты Ilyas Kamal Ильяс Камал иҗат иткән. Композитор авыл рухын, кешеләр тормышын чагылдырган халыкчан музыка яза алган. Монда Ильяс Камалның халык көйләрен белүе дә зур ярдәм иткән дип уйлыйм. Спектакльнең төп лейтмотивын “Җаныем-бәгърем” дигән татар халык җыры тәшкил итә.
Спектакльдә кешеләр һәм хайваннар дөньясы параллель яши. Алаша Монгол (артист Салават Хабибуллин Салават Хәбибуллин), Йолдыз (Лилия Мәхмүтова), Октябрина (Сәкинә Минханова), Кечкенә (Лилия Камалиева) кушаматлы сыерлар мелодрамага үзенчә юмор, җорлык өсти, вакыйгаларны күзәтүчеләр булу белән беррәттән аның турыдан-туры катнашучылары да була. Авыл сыерлары образларын гәүдәләндергән Татарстанның халык артистлары Лилия Махмутова Лилия Мәхмүтова һәм Сакина Минханова Сәкинә Минханова тандемы тамашачылар күңеленә аеруча хуш килде. Ике сыерның үзара гәп корулары, үз позицияләрен яклап бәхәсләшүләре аларны үз хуҗалары рәтенә куя. Кешеләр яшәгән чорга бәяне, анализны без нәкъ менә хайваннар авызыннан ишетәбез дә инде. Нәкъ менә хайваннар белән булган күренешләр спектакльнең фәлсәфи пластын (Нәрсә ул бәхет? Нәрсә ул алдану? Якты киләчәк кайчан җитәчәк? һ.б. сораулар) тәшкил итә.