Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Бөек Җиңүнең 80 еллыгына һәм махсус хәрби операция каһарманнарына багышланган «Сезне Ватан онытмас!» дип исемләнгән мелодраманың премьерасы булды.
Спектакль-дәрестә югары сыйныф укучылары Бөек Ватан сугышы чорын искә ала һәм хикәяләрне сәхнәләштерә. Ике составта театрның яшь артистлары Альбина Гашигуллина, Эльвина Кәримова, Зәринә Сафина, Әдилә Хәсәнова, Эдуард Никитин, Илмас Насретдинов, Булат Зиннәтуллин, Айдар Фәтхрахманов уйный. Укытучы рольләрен Татарстанның атказанган артисты Гөлчәчәк Хафизова һәм Диләрә Фәттахова башкара. Спектакль февраль-март айларында республикабызның башка район-шәһәрләрендә дә куелачак. «Хикәяләргә үзгәрешләр кертелмәде. Бу әсәрләрне кем генә куймаган бит инде дигән сүзләргә дә җавабым бар: без чынлыкта ничек булганын күрсәтергә тиеш. Хезмәттәшләремә рәхмәт. Бергә эзләнеп эшлибез, бер-беребезне өйрәтәбез», – диде спектакльнең режиссеры Зөлфәт Закиров.
Тулырак: https://syuyumbike.ru/news/yanalyklar/cynlykta-nicek-bulganyn-kursatabez