91 СЕЗОН

Матбугат театр турында

«Мәдәни җомга»: Кабардин-Балкар Республикасында беренче тапкыр Тинчурин театры гастрольләре узачак

24-26 апрельдә «Зур гастрольләр» төбәкара программасы кысаларында К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрыныңНальчик шәһәрендә зур гастрольләре узачак.

 

Искәртеп узыйк, 3-5 апрельдә Казанда Тинчурин театры сәхнәсендә Али Шогенцуков исемендәге Кабардин дәүләт драма театрының зур гастрольләре узачак. 3 апрельдә 12:00 һәм 4 апрель 18:30 сәгатьтә «Все начинается с любви…» музыкаль-шигъри багышлавы (14+), 3 апрель 18:30 сәгатьтә һәм 4 апрель 12:00 сәгатьтә «Давай за жизнь» музыкаль-шигъри композициясе (14+), 5 апрельдә 17:00 сәгатьтә «Черная бурка» (12+) гыйбрәтле хикәясе тәкъдим ителәчәк.

Моннан тыш, 8-9 апрельдә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының Мәскәү шәһәрендә гастрольләре узачак.

Тинчуринлылар Россия башкаласында «Театр мимики и жеста» бинасында 8 апрель 19.00 сәгатьтә «Беренче мәхәббәт» комедиясен (автор – И.Гали, режиссер — Р.Заһидуллин), 9 апрель 19.00 сәгатьтә «Назлы кияү» музыкаль комедиясен (автор – К.Тинчурин, режиссер – Р.Заһидуллин) күрсәтәчәк.

Тулырак: https://madanizhomga.ru/news/shn/kabardin-balkar-respublikasynda-berence-tapkyr-tincurin-teatry-gastrollare-uzacak