8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Кәрим Тинчурин театры бәйрәм спектакльләре карарга чакыра.
5 март, 18:30 – “Назлы кияү” комедиясе. 6+
“Назлы кияү” – Кәрим Тинчуринның үлмәс әсәрләренең берсе – кәләш эзләү тарихы. Артистлар композитор Мәсгут Имашев көйләрен театр оркестрына кушылып башкара. Спектакль сәхнәдә 10 нчы ел бара, 126 нче тапкыр уйнала.
6 март, 18:30 – “Алай түгел, болай ул”. Комедия-скетч. 12+
Туфан Миңнуллин иҗат иткән камил телле, җырлы-биюле, күңелле тамаша. Биредә һәрбер артист дүртәр роль башкара. Хәзерге көндә аеруча актуаль булган гаилә кыйммәтләре темасы күтәрелә. Балага нинди исем кушарга? Аерылыр дәрәҗәгә җиткән гаиләгә ничек ярдәм итәргә? Бу һәм башка сорауларны геройлар ничек хәл итәр?
7 март, 18:30 – “Эх, алмагачлары!” комедиясе. 6+
Тинчурин театрының күп артистлары катнаша торган спектакльләрнең берсе, инде 10 ел сәхнәдән төшми уйнала. Халык юморы белән сугарылган, җырлы-биюле әлеге постановка тере оркестр уйнавы белән үрелеп бара. Татар авылында клуб ачылышына Президент килергә тиеш. Авыл халкы тырышып-ярышып, зур кунакны каршы алырга әзерләнә. Вакыйгалар да шуның тирәсендә бөтерелә.
8 март, 12:00 һәм 17:00 – “Туган-тумача” дигән мелодрама. 12+
Илгиз Зәйниевнең әбисенең чын тарихы, тормыштан алып, әбисенең сүзләренә нигезләнеп язылган әсәр. Биредә 1950-1970 нче еллардагы татар халкы тормышы күрсәтелә. Бөек Ватан сугышыннан соң авыр язмышлар аеруча күп булган. Әлеге әсәрдә хатын-кызларның рухи көче, физик ныклыгы чагылган.
9 март, 17:00 – “Син бит минем бергенәм” мелодрамасы. 6+
Тинчурин театры легендасы Исламия Мәхмүтова язган һәм үзе үк сәхнәләштергән спектакль. Әлеге постановканың икенче куелышы. Яшь егетнең сугышка китүе, сөйгән ярының аны өзелеп китүе, тәкъдир шаяруы, бүгенге көндә сирәк очраган саф мәхәббәт тарихы, күңел кылларын тибрәндерерлек артистлар уены – барысы да шушы спектакльдә.
Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=46816