91 СЕЗОН

Матбугат театр турында

Көмеш кыңгырау: Тинчурин театры режиссерлык курсларына яңа төркем җыя

Яңа төркемдә укырга теләүчеләр гариза белән резюмены 15нче гыйнварга кадәр җибәрергә тиеш. Уку бушлай.

Тинчурин театры базасында яшь режиссерлар өчен белем бирү курслары башлана. Дәресләрне баш режиссер Туфан Имаметдинов алып барачак. Исегезгә төшерәбез, әлеге курс инде бишенче тапкыр үткәрелә. 

Яңа төркемдә укырга теләүчеләр гариза белән резюмены 15нче гыйнварга кадәр tinchurinteatr1933@gmail.com почтасына җибәрергә тиеш. Уку бушлай. Катнашучыларга татар телен белү мәҗбүри.

2021-2023 елда әлеге курсны тәмамлаучылар ГИТИСка укырга керде.

Тулырак: https://chelny-rt.ru/news/achyk-ishek/tincurin-teatry-rezisserlyk-kurslaryna-iana-torkem-yia