20-21 мартта К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры «Стоп, кода! Туй була!» комедиясен (12+) тәкъдим итә.
Пьеса авторы – Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, драматург Наил Гаетбай, режиссер – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов.
Әлеге спектакль – 91 нче театраль сезонның бишенче премьерасы.
Тәмам аерылышыр чиккә җиткән ике гаилә кызып-пешеп туйга әзерләнә. Тик яшьләр генә әлегә бу хакта берни дә белми. Айнур белән Рушания әти-әниләренең теләкләренә буйсынырлармы, әллә үз юлларын сайларлармы? Нәрсә кыйммәтрәк? Миллионнармы, әллә эчкерсез мәхәббәтме? «Стоп, кода! Туй була!» комедиясе гаилә кыйммәтләренең асылын, бәхетнең нечкәлекләрен ачарга өйрәтә. Киңәш бирергә без барыбыз да оста. Тик менә үзебез тормышта киңәшләргә колак салабызмы?
Спектакльнең иҗат төркеме: рәссам — Зөфәр Харисов, Лидия Скопа, композитор — Ильяс Камал, ут кую буенча рәссам — Илдар Шакиров, җыр текстлары авторы — Илфак Хафизов.