Гомер көзенә кергәндә кем генә үз туган нигезендә, якыннары янында тынычлыкта һәм муллыкта яшәргә хыялланмый икән? Тинчурин театры 90 нчы юбилей сезонының беренче премьерасы – картлар йортында яшәүчеләр турында «Ай, былбылым!» моңсу комедиясен тәкъдим итте. Шамил Фәрхетдинов әсәрен театрның баш режиссеры Туфан Имаметдинов сәхнәләштерде.
Спектакльдә күбесенчә олы буын артистлар катнаша. Иң өлкәненә 76 яшь булса, иң яшь артистка – 20. Туфан Имаметдинов спектакльнең театрның олы буын артистларына рәхмәт йөзеннән куелганын әйтте:
– Театрны 90 яшенә кадәр кем җиткерде? Өлкән буын. Без аларга бик рәхмәтле. Алар – безнең тарих та, киләчәк тә.
Картлар йорты. Спектакльдә вакыйгалар әнә шул күңелне тетрәндергән, бәгырьләрне телгән урында бара. Күпме язмыш, күпме ялгышлар сыешкан биредә. Татар сәхнәсендә әлеге теманың күтәрелгәне бар иде инде. Әйтик, шул ук Тинчурин театрында гына да Аяз Гыйләҗевның «Ефәк баулы былбыл кош»ы төрле елларда сәхнәләштерелде. Тик күпме вакыт узмасын, бу тема һәрвакыт актуаль. Чөнки балалары булып та, ялгыз калган өлкәннәр саны арта, аларны сыендырган шундый йортлар да шактый бүген. Спектакльнең геройлары да гомер көзендә төрле сәбәпләр аркасында картлар йортына эләгә. Тик үзләренең мондагы тормышын һич кенә дә гомернең «соңгы тукталыш»ы дип кабул итмиләр. Ялгыз булсалар да, биредә аралашыр кешеләре бар аларның. Гадәти тормыш белән яшәүләрен дәвам иттерәләр, күңел ачалар, хәтта гаилә коралар. «Бу дөньяга сәхнә шаулатыр өчен яратылган» Мифтах (Сәлим Мифтахов), «ялгыз яшәр өчен яратылган» Гөлҗәннәт (Люция Галләмова), балаларына кирәк булмаган Фикус (Илгизәр Хәсәнов), бер тапкыр да кияүгә чыгып карамаган Кызбикә (Зөләйха Хәкимҗанова), картлар йортында кинәт кенә пәйда булган кара күзлекле Рәхимҗанның (Зөфәр Харисов) тормыш тарихлары гыйбрәтле. Кайчандыр үзләрен үстергән әниләрен (Ләлә Миңнуллина) шушы йортка балалары (Гүзәл Гайнуллина) китереп ташлаулары бигрәк тә тетрәндерә.
Татарстанның халык артисты Ләлә Миңнуллина үзенең герое Бүләкбану белән охшашлыклары күп булуын әйтте:
– Бүләкбану – йомшак күңелле, бик бала җанлы, кешелекле. Шул якларыбыз охшаш. Тик тормыш күгендә ялгыз канат булып яшәү насыйп булган аңа. Ике кызын кочаклап, берүзе кала ул. Кызлары олы тормыш юлына аяк баскач, әниләрен картлар йортына илтергә мәҗбүр булалар. Кызларын өзелеп сагынып, бик күрәсе килсә дә, Бүләкбану гомеренең кышын ялгызлыкта каршы ала, – дип сөйләгән иде ул спектакльгә багышланган матбугат очрашуында. – Картлар йорты дип әйтергә тел дә әйләнми. Нинди генә авырлык булса да, геройларыбыз күңелләрен төшерми. Һәр нәрсәдән җиңеллек табарга тырышалар. Дөньяга килгәнсең икән, тормыш юлын авырлыкларга бирешмичә, матур итеп үтәргә кирәк бит инде. Алар да шулай.
Картлар йортындагы мохит тамашачыны төрле уйларга этәргәндер. Спектакльне залда утыручыларның күбесе – үзләре дә өлкән кешеләр тыныч кына карый алмады. Комедия булгач, көлгәне көлде, күз яшен сөртеп, моңсуланып утыручылар да булды. Чын тормышны чагылдыра бит. Әйе, картларның тормышлары әйбәт. Дәүләт тә аларны ташламый – сыеныр урыннары бар, тамаклары тук. Ләкин адәм баласына ул гына җитми икән шул. Якыннарының күңел җылысын тоеп яшәмәсә. Ләйсән Сафина
Чыганак: https://vatantat.ru/2023/10/126350/
© Ватаным Татарстан