91 СЕЗОН

Матбугат театр турында

«Ватаным Татарстан»:Пәрдәләр ачыла: быел нинди премьералар көтелә?

Тинчурин театры Тинчуринлылар, яңа сезоннарын рәсми төстә әле ачмаса да, 29 июльдән бирле спектакльләр куя. Театраль сезон рәсми рәвештә 15 сентябрьдә генә ачылачак. Афишадан күренгәнчә, беренче премьералары инде 5 сентябрьгә билгеләнгән. Тинчурин театры актеры Зөлфәт Закиров Фәтхи Борнаш әсәре буенча «Таһир – Зөһрә» спектаклен сәхнәләштерергә җыена. 1 сәгать тә 10 минут барачак спектакльнең композиторы – Ләйсән Абдуллина, хореографы – Артур Шәйдуллин. Таһирны – Эдуард Никитин һәм Илмас Нәсретдинов, ә Зөһрә ролен Лилия Камалиева һәм Зәринә Сафина башкарачак. 18–19 сентябрьгә инде икенче премьера – «Туган-тумача» спектакле планлаштырылган. Драматург һәм режиссер – Илгиз Зәйниев.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/08/149003/