90 СЕЗОН

язымталар

Сәхнә йолдызлары

«Сәхнә» − 20 еллык бай тарихы булган сәнгать журналы. Мәдәният яңалыкларын, театр, эстрада артистларын тормышын яктыртучы журнал быел үзенең күркәм юбилеен каршы ала.

14 ноябрь көнне 18.30 сәгатьтә Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында «Сәхнә» журналының 20-еллык юбилее уңаеннан зур хәйрия концерты узачак. Концертта татар эстрадасының алдынгы артистлары Зәйнәб Фәрхетдинова, Рөстәм Закиров, Рөстәм Асаев, Дилә Нигъмәтуллина, Лилия Хәйруллина, Илгиз Мөхетдинов, Резедә Галимова, Гөлнора Гатина, Илнат Фәрхуллин, Алия Исрафилова, Алмаз Хәмзин һ.б. катнашачак. Җырлы-моңлы бәйрәм киченә сезне дә чакырабыз!

Журнал өчен истәлекле булган вакыйганы бергәләп үткәрик.

Концерт 2 сәгать бара
Яшь чикләве: 12+