90 СЕЗОН

array(0) { }
Беренче театр
60 минут
Комедия
6+

Татар театрына нигез салучыларның берсе Галиәсгар Камалның «Беренче театр» пьесасындагы вакыйгаларны XX йөздән XXI гасырга күчереп, режиссер Илнур Гарифуллин, ирония һәм комедия аша XX йөздә формалашкан татар мәдәнияте үсешенә каршы чыгучылардан көлә. Татар классик драматургиясе үрнәгенең яңа куелышы исә консерваторларны, хәзерге татар сәнгатен кабул итмәүчеләрне фаш итә.

1908 елда язылган «Беренче театр» пьесасының сюжеты гади: Казанда тарихта беренче тапкыр татар телендә спектакль әзерләнә. Иске фикерле сәүдәгәр Хәмзә бай, үз ишләре белән бергә, татар тамашачысы өчен әзерләнгән беренче спектакльне өзү өчен күп көч куя. Үз дигәненә ирешмичә, ул өенә кайта һәм балаларының театрга киткәнен белә. Хәмзә бай аларны өйгә кайтарырга омтыла…

Бу сюжет Казанда беренче татар спектакле белән бәйле рәвештә, драматургның шәхси тормышындагы гаилә конфликтыннан алынган. Чөнки татар драма театры дин әһелләре һәм реакцион сәүдәгәрләр тарафыннан төрле каршылыкларны җиңеп туган.

Режиссер Илнур Гарифуллин әсәрдәге вакыйгаларны бүгенге чынбарлыкка – ягъни, татарларның классик театры яшәгән, ә авангард театрның әле формалашып кына килгән вакытына күчерә. Режиссер уйлаганча, геройлар классик театрга бармыйча, авангард яки заман татар театрына китә. Ә консерватив карашлы Хәмзә бай исә татар спектакленең беренче куелышына түгел, ә Авангард татар театрына каршы чыга.

Галиәсгар Камалның «Беренче театр» пьесасы мәҗбүри мәктәп программасына кергән, шуңа күрә спектакль урта мәктәпләрнең өлкән сыйныф укучыларына кызыклы булачак. Спектакльне Пушкин картасы буенча карарга мөмкин.

Спектакльнең премьерасы 2022 елның 27 апрелендә булды.

Спектакль тәнәфессез бара.

Автор — Галиәсгар Камал
Режиссер — ГАРИФУЛЛИН ИЛНУР
Рәссам — Александр Греньков
Костюмнар буенча рәссам — Наҗия ГАЛИМОВА
Композитор — Әлфит ФӘРҺАДШИН
Хореограф — Марсель НУРИЕВ
Пластика режиссеры — Евгений ЯКИМОВ
Ут кую буенча рәссам — ШАКИРОВ ИЛДАР

Рольләрне башкаралар:

Билетлар:

Беренче театр Беренче театр Беренче театр Беренче театр Беренче театр Беренче театр Беренче театр Беренче театр Беренче театр Беренче театр Беренче театр Беренче театр Беренче театр Беренче театр Беренче театр Беренче театр Беренче театр Беренче театр Беренче театр Беренче театр Беренче театр Беренче театр