90 СЕЗОН

Яңалыклар

Сагынабыз, юксынабыз, хәтерлибез…

Бүген, 1 нче мартта, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Наил Шәмсетдин улы Шәйхетдиновның туган көне. Әгәр исән булса, бүген аңа 80 яшь тулган булыр иде…
Наил Шәйхетдинов 1941 нче елның 1 нче мартында Чирмешән районы Лашман авылында дөньяга килә. 1965 елда ул Казан театр училищесын тәмамлый һәм шул ук елны бүгенге Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрына эшкә чакырыла. 50 ел театрда эшләү дәверендә ул Хуҗа (Н.Исәнбәт «Хуҗа Насретдин»), Әкбәр (И.Юзеев «Кыр казлары артыннан»), Гайфи (Г.Зәйнашева «Гайфи бабай, өйлән давай!»), Зыя (Т.Гыйззәт, Җ.Фәйзи «Башмагым»), Юныс хаҗи (Ш.Камал «Хаҗи әфәнде өйләнә»), Мәлик Рәййан (Н.Хисамов «Йосыф-Зөләйха») һәм башка тамашачылар күңелен яулаган бихисап рольләр башкарды, дистәләрчә телевизион спектакльләрдә һәм Рига, Свердловск, Казах киностудияләре төшергән фильмнарда катнашты.
Наил Шәмсетдин улы Шәйхетдинов 2016 нчы елның 25 нче гыйнварында вафат булды. Татар театр сәнгате үсешенә зур өлеш керткән артистыбызның рухы шат булсын! Яраткан артистыбызны бүген дә бик сагынабыз, юксынабыз…