90 СЕЗОН

array(0) { }
Утка очкан күбәләктәй…
2 сәгать 15 минут
Романтик драма
12+

Җаны яктыга, җылыга тилмергән, мәхәббәткә, назга сусаган Мөнәвәрәне ире сугышка киткәндә үз урынына урманчы итеп калдыра. Яшь хатын Сәфәре утырткан урманны күз карасыдай кадерләп саклый. (Хәер, халык урманга тими, кырыс холыклы Сәфәр кайтыр да, җәзасын бирер дип курка.) Көннәрнең берендә, ирен көтеп дүрт ел буе беръялгызы урманда җан асраган Мөнәвәрәнең “күңел урманы”нда көтелмәгән үзгәреш була.
Йөрәгендә мәхәббәт давылы купкан Мөнәвәрә ике ут арасында кала. Инде нишләргә? Табигате белән коры, тупас ирен көтәргәме, әллә “гомер буе салкын кочакта туңып яшәгәнче, янып үлүем артык” дип, гүя күбәләктәй, утка ташланыргамы?
“Утка очкан күбәләктәй…” – хатын-кыз җаны һәм соңлап килгән мәхәббәтнең татлы да, ачы да икәнлеге турындагы романтик спектакль.

Спектакльнең премьерасы 2021 елның 21 февралендә булды.

Режиссер — ХАРИСОВ ЗӨФӘР
Рәссам — Ленар Гыйльметдинов
Композитор — КАМАЛОВ ИЛЬЯС
Ут кую буенча рәссам — ШАКИРОВ ИЛДАР

Рольләрне башкаралар:

Билетлар:

Утка очкан күбәләктәй… Утка очкан күбәләктәй… Утка очкан күбәләктәй… Утка очкан күбәләктәй… Утка очкан күбәләктәй… Утка очкан күбәләктәй… Утка очкан күбәләктәй… Утка очкан күбәләктәй… Утка очкан күбәләктәй…