90 СЕЗОН

Яңалыклар

К.ТИНЧУРИННЫҢ ТУУЫНА 131 ЕЛ ТУЛУГА ҺӘМ К.ТИНЧУРИН ИСЕМЕНДӘГЕ ТАТАР ДӘҮЛӘТ ДРАМА ҺӘМ КОМЕДИЯ ТЕАТРЫНЫҢ 85 ЕЛЛЫГЫ УҢАЕННАН ҮТКӘРЕЛӘ ТОРГАН IV РЕСПУБЛИКА МӘКТӘПЛӘРЕ КОНКУРСНЫҢ ТӨБӘКАРА САЙЛАП АЛУ ТУРЫ – 12 НЧЕ НОЯБРЬ – ЯР ЧАЛЛЫ ТАТАР ДӘҮЛӘТ ДРАМА ТЕАТРЫНДА УЗДЫ

К.Тинчуринның тууына 131 ел тулуга һәм К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының 85 еллыгы уңаеннан үткәрелә торган IV Республика мәктәпләре конкурсның төбәкара сайлап алу туры – 12 нче ноябрь – Яр Чаллы Татар дәүләт драма театрында узды.
Биредә Мөслим, Чаллы, Тукай, Актаныш, Сарман, Ютазы, Чирмешән районнарыннан килгән укучылар 5 номинациядә – 1. “Спектакльдән җыр”; 2. “Спектакльдән өзек”; 3. “Спектакльдән монолог”; 4. “Рәсем-эскиз”; 5. “Макет” – көч сынашты:

Сайлап алу турының соңгы этабы Казанда, 19 нчы ноябрьдә була.

30 нчы ноябрь Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында җиңүчеләрне бүләкләү һәм әлеге конкурска нәтиҗә ясап, “Ул кабызган утлар балкышы” дип аталган гала-концерт белән тәмамланыр дип көтелә.