90 СЕЗОН

Яңалыклар

5 НЧЕ НОЯБРЬ — А.М.ТОПАНОВ ИСЕМЕНДӘГЕ ХАКАС МИЛЛИ ДРАМА ТЕАТРЫ – «КИЧЕР МИНЕ ҖИРЕМ» («ӨЧ АРШЫН ҖИР») СПЕКТАКЛЕН ТӘКЪДИМ ИТТЕ

Кәрим Тинчурин исемендәге IX Халыкара милли драматургия театр фестиваленең соңгы көнендә — 5 нче ноябрь — А.М.Топанов исемендәге Хакас милли драма театры – «Кичер мине җирем» («Өч аршын җир») спектаклен тәкъдим итте.

А.М.Топанов исемендәге Хакас милли драма театры коллективы фестивальнең символы — “Бәллүр Кәрим” статуэткасы белән бүләкләнде.

«Кичер мине җирем» спектакле белән А.М.Топанов исемендәге Хакас милли драма театры Аяз Гыйләҗев әсәрләре буенча спектакльләр декадасын ачып җибәрде. Әлеге спектакльне Аяз Гыйләҗевның тормыш иптәше Нәкыя ханым, шулай ук уллары — Искәндәр һәм Мансур да карадылар.
Спектакльдән соң критиклар, артистлар белән спектакльнең уңай һәм шул ук вакытта бик үк отышлы булмаган моментлары турында да фикер алышынды. Мансур Гыйләҗев, әтисенең юлын дәвам итүче буларак, әлеге спектакльне югары бәяләде: » «Өч аршын җир» әсәре буенча куелган күп кенә спектакльләр арасында бу иң яхшысы. Биредә үзгәрешләр аз кертелгән, текст белән охшаш яклары күп, шунысы мине куандырды».