90 СЕЗОН

Яңалыклар

ФЕСТИВАЛЬНЕҢ ИКЕНЧЕ КӨНЕНДӘ — ЯР ЧАЛЛЫ ТАТАР ДӘҮЛӘТ ДРАМА ТЕАТРЫ — «ЯРАТЫЛМЫЙ КАЛГАН ЯРЛАР» СПЕКТАКЛЕН ТӘКЪДИМ ИТТЕ

Кәрим Тинчурин исемендәге IX Халыкара милли драматургия театр фестиваленең икенче көнендә — 31 нче октябрь — Яр Чаллы Татар дәүләт драма театры – Булат Сәләхның «Яратылмый калган ярлар» спектаклен тәкъдим итте
Яр Чаллы Татар дәүләт драма театры коллективы әлеге фестивальдә катнашуы өчен “Бәллүр Кәрим” статуэткасы белән бүләкләнде.
Спектакльдән соң критиклар, артистлар белән спектакльнең уңай һәм шул ук вакытта бик үк отышлы булмаган моментлары турында да фикер алышынды. Спектакльнең куелышы, бигрәк тә темасы критиклар тарафыннан югары бәя алды.