90 СЕЗОН

Яңалыклар

Россиянең дүрт шәһәрендә Тинчурин театрының гастрольләре узачак

Пресс-релиз

Мәскәү, Абакан, Ульяновск, Яр Чаллы шәһәрләрендә 12 спектакль уйналачак. 

Март-апрель айларында К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының Россия шәһәрләрендә гастрольләре узачак. Алар театрның 90 еллык юбилее уңаеннан оештырыла.

Тинчуринлылар Мәскәү шәһәрендә «Театр мимики и жеста» бинасында 6 март 19.00 сәгатьтә «Яратам! Бетте-китте» җырлы-биюле комедиясен (авторы – Л.Әминова, режиссеры – З.Харисов), 7 мартта 19.00 сәгатьтә «Ай, былбылым!» моңсу комедиясен (авторы – Ш.Фәрхетдинов, режиссеры – Т.Имаметдинов) күрсәтәчәк.

Март ае гастрольләргә бай булачак: 1 мартта 19.00 сәгатьтә Ульяновск шәһәренең Татар мәдәнияте үзәгендә «Хыялый» лирик комедиясе (авторы – С.Әбүзәров, режиссеры – И.Мөхетдинов) тәкъдим ителәчәк.

Тинчурин театры Яр Чаллы шәһәренә дә гастрольләр белән бара. 12 мартта 14.00 һәм 18.30 сәгатьләрдә автокаланың «Энергетик» мәдәният сараенда  – «Ай, былбылым!» моңсу комедиясе, 13 мартта 14.00 һәм 18.30 сәгатьләрдә «КАМАЗ» мәдәният сараенда «Җан Баевич» трагикомедиясе (авторы – Г.Исхакый,  режиссеры – И.Гарифуллин) күрсәтеләчәк.

25-27 апрельдә «Зур гастрольләр» төбәкара программасы кысаларында Тинчурин театрының Абакан шәһәрендә (Хакасия республикасы) гастрольләре узачак. А.М. Топанов исемендәге Хакас милли драма театрында 25 апрельдә 18.30 сәгатьтә тамашачылар «Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр» музыкаль комедиясен (авторы – Т.Миңнуллин, режиссеры – Р.Гарипова) күрә алачак. 26 апрельдә 11.00 һәм 13.00 сәгатьләрдә – «Тылсымлы арена» әкияте (авторы – Ш.Фәрхетдинов, режиссеры – К.Гатауллин) тәкъдим ителәчәк. 26 апрельдә 18.30 сәгатьтә – «Беренче театр» комедиясе (авторы – Г.Камал, режиссеры – И.Гарифуллин), 27 апрельдә 17.00 сәгатьтә «Ашина» мистик драмасы (авторы – Р.Зәйдулла, режиссеры – И.Казакбаев) күрсәтеләчәк.

Россиянең дүрт шәһәрендә Тинчурин театрының гастрольләре узачак
Россиянең дүрт шәһәрендә Тинчурин театрының гастрольләре узачак