90 СЕЗОН

Яңалыклар

Уфада Башкортостан гастрольләренә багышланган пресс-конференция узды

Чарада 15 журналист катнашты.

9 ноябрьдә «Башинформ» мәгълүмат агентлыгында (Уфа шәһәре) Башкортостан Республикасындагы гастрольләргә багышланган пресс-конференция узды.

Чарада Уфа «Нур» татар дәүләт театры директоры Фирзәт Габидуллин, Башкортостан Республикасы Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте сәркатибе Зиля Баймурзина, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов, Татарстанның атказанган артисткасы Гөлназ Нәүмәтова катнашты.

«Без Уфага иң яхшы спектакльләребезне алып киләбез. Уфа тамашачысы белән күптәннән дус, Уфа шәһәре белән параллель рәвештә спектакльләрне Башкортостан районнарында да куя идек. Хәзер, пандемия аркасындагы тәнәфестән соң, гастрольләре яңартабыз, бик рәхәтләнеп сезгә үз спектакльләребезне күрсәтәчәкбез», – дип билгеләде Фәнис Мөсәгыйтов.

Гөлназ Нәүмәтова Тичнурин театрында инде 20 ел эшли. Быел ул 21 нче эш сезонына аяк баскан.

«Тинчурин театры актрисасы буларак, тәүге адымнарым Уфада булды. Ул вакытта без өч атнага Башкортостанга барган идек. Мин Уфа тамашачысын сагындым. Бу юлы алып киләчәк спектакльләр арасында мин «Ашина» спектаклендә уйныйм. Аны Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрының режиссеры Илсур Казакбаев куйды. Без аның белән эшли алуыбызга бәхетле, – дип сөйләде актриса.

Шунысын да билгеләп үтик, Башкортостан Республикасы белән хезмәттәшлек итү традициясе күптән булдырылган. Моңа кадәр Тинчурин театры үз спектакльләрен Уфа «Нур» татар дәүләт театрында 2016 елның апрелендә тәкъдим иткән иде. Ул вакытта тамашачыларга «Эх, алмагачлары», «Туй алдыннан», «Күрәсем килгән иде» спектакльләре күрсәтелде. Соңгы тапкыр Тинчурин театрының Башкортостанга гастрольләре 2019 елда «Башкортостан» Дәүләт концерт залында узды.

Бу юлы Уфа «Нур» татар дәүләт театрында дүрт спектакль күрсәтеләчәк. 29 ноябрьдә  «Яратам! Бетте-китте!» (автор – Л.Әминова, режиссеры – З.Харисов) җырлы-биюле комедиясе тәкъдим ителәчәк. 30 ноябрьдә «Хыялый» (автор – С.Әбүзәров, режиссер – И.Мөхетдинов) лирик комедиясе күрсәтеләчәк. 1 декабрьдә уфалылар «Кияү урлау» (автор – С.Юзеев, режиссер – Р.Саттарова) комедиясен карый ала. Гастрольләр 2 декабрьдә «Ашина» (авторы – Р.Зәйдулла, режиссеры – И.Казакбаев) мистик драмасы белән тәмамлана.

«Гастрольләр өчен нәкъ менә әлеге спектакльләрнең сайлануы, аларның транспортабельле һәм сәхнәгә күптән түгел белән чыгуы белән бәйле. Безнең кайбер спектакльләр билгеле бер параметрлы стационар театрлар өчен туры килә. Башка шәһәрдәге сәхнә әлеге параметрларга туры килмәгән очракта, теләгебез зур булса да, ул спектакльләрне алып килә алмыйбыз», – дип төгәлләштерде  Ф. Мөсәгыйтов.

Журналистлар Тинчурин театры традицияләре, театр оркестры эшчәнлеге белән дә кызыксынды.

«Театр оркестры булуы – зур шатлык. Бөтен кеше аңа шакката. Спектакльдә тере оркестр уйнаганда, бу бөтенләй башкача. Һәр артист, мөгаен, оркестрга кушылып җырлау турында хыялланадыр», – дип ассызыклады Ф. Мөсәгыйтов. 

Театр эшчәнлеге бары тик спектакльләр белән генә чикләнми. Тинчурин театры директоры «Могҗиза» инклюзив студиясе эше турында да сөйләде:

«Могҗиза» тулы көчендәге спектакльләр куя, аларны картлар йортларында күрсәтә. Бу студия күп призларга ия булды, шактый фестивальләрдә лауреат исемен алды. Студия 5 ел дәвамында эшли, 6 нчы сезонын башлады. Традиция буенча, Балаларны яклау көнендә һәм декабрьдә студия спектакльләрен безнең зур сәхнәдә куя. Күптән түгел ул «Бәләкәй принц» әсәрен чыгарды. Студиягә йөрүче балаларның күбесе үзен тулы канлы артист дип саный. Балалар үзенчәлекле, аларның күңелләре башка. Алар, безгә килгәндә, бер авыз татарча белми иде. Хәзер – беләләр. Студия җитәкчесе – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов. Театрыбыз артистлары Салават Хәбибуллин һәм Татарстанның атказанган артисты Гөлназ Нәүмәтова балаларга сәхнә хәрәкәте һәм сәхнә телен өйрәтә.

Фирзәт Габидуллин да Тинчурин театры турында үз фикерен белдерде:

«Мин театр юбилеенда булып, аның үзенчәлеген күрдем. Тинчурин театры артистлары бик яхшы җырлый, аларның тавышлары шәп».

Журналистлар Тинчурин театры проектлары, аерым алганда «Журналистика мәктәбе» белән кызыксынды. Шулай ук директор намаз уку, балалар бүлмәләре, «барысы да кертелгән» билетлары хезмәте турында да сөйләде. Директор шулай ук театрның күп жанрларда эшләве турында да әйтте: хәзерге вакытта репертуарда классик, музыкаль, шигъри спектакльләр, дастан, опера, иммерсив спектакльләр бар.

«Без – районнарга, шәһәрләргә барып, иң күп спектакльләр куючы Казандагы бердәнбер театр. Елына без шундый 90га якын спектакль куябыз. Алар белән параллель рәвештә, безнең стационар да буш тормый: анда спектакльләр куела. Безнең бинабыз тарихи, матур, актерларның тавышлары сәхнәдә микрофонсыз да ишетелә, бездә акустика шәп. Киләчәктә дүрт катлы янкорма салу планлаштырырыла, шулай ук камера залы, тавыш яздыру студиясе булачак», – диде Ф.Мөсәгыйтов.

 

Уфада Башкортостан гастрольләренә багышланган пресс-конференция узды Уфада Башкортостан гастрольләренә багышланган пресс-конференция узды Уфада Башкортостан гастрольләренә багышланган пресс-конференция узды
Уфада Башкортостан гастрольләренә багышланган пресс-конференция узды Уфада Башкортостан гастрольләренә багышланган пресс-конференция узды Уфада Башкортостан гастрольләренә багышланган пресс-конференция узды