90 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчурин театры мобилизациягә эләгүчеләрнең балаларына Яңа ел бәйрәме оештыра

24-25 декабрьдә Кәрим Тинчурин театры мобилизациягә эләгүчеләрнең балалары өчен чыршы бәйрәме әзерли. Бәйрәмдә Татарстанның 10 районыннан 300дән артык бала катнашачак.

Программада: Кыш бабай белән Кар кызы, чыршы янында әйлән-бәйлән, әкият геройлары, уеннар һәм драматург Шамил Фәрхетдиновның “Тылсымлы арена” спектаклен карау.

Хәйрия чарасында Лаеш, Теләче, Саба, Балык Бистәсе, Мамадыш, Питрәч, Яшел Үзән, Әтнә, Арча, Биектау районыннан балалар киләчәк.

Мобилизациягә эләгүчеләрнең балалары өчен яңа ел бәйрәме “Мелита-Аренда», «Алексеевскдорстрой”, «Кроу Аудэкс» оешмалары, “Спасение” медицина иминиятләштерү җәмгыяте, Казан май комбинаты, «Майский» теплица комбинаты ярдәмендә үткәрелә.

Тинчурин театры матбугат үзәге